ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
15нче сентябрьдә ремонттан соң «Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның Бала тудыру йорты (Чуйков ур.,56) карамагында урнашкан хатын-кыз консультациясе үзенең ишекләрен ачты.
2014нче елның 14нче сентябрендә «Гольф-Казан» клубында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча IV Хәйрия ярышы узды.
Турнир нәтиҗәсендә 1 590 000 сумннан артык акча җыелды. Әлеге акчалар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсенең ата-аналар һәм кечкенә пациентлар өчен уникаль гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд өенә» кирәк-яракка җибәреләчәк. 
«ТР ССМ РБКХ» ДАССОнда сайлау участогы Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать 8дә эшли башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандитлар сайлауларының V созывында барлыгы 237 кеше катнашты, алар арасында 200 кеше – пациентларның әниләре һәм әтиләре, калганнары – балалар медицина оешмасының хезмәткәрләре.
2014нче елның 12нче сентябрендә Тукай муниципаль районының Белоус авылында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды. 
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә 14нче сентябрьдә сайлауларда үзләренең тавышларын хәтта пациентлар да бирә алды. Үзләренең тавышын бирергә КБМҮ Перинаталь үзәгенең 150 пациенты теләк белдерде. Алар арасында йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалар белән яшь әниләр бар иде. 
Быел Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү гадәттәгедән соңрак – 14 нче сентябрьдә уздырылды. Тантананың иң әһәмиятлеләрдән берсе − хезмәт коллективларын демонстрацияләү булды. 5 мең артык кешедән торган 22 бәйрәм коланнасы Мир (Тынычлык) проспекты буенча барды. 
2014нче елның 13нче сентябрендә Оренбург тракты ур.,138 адресы буенча урнашкан, Республика клиник хастаханәсенең А корпусында «Бәхетле» минимаркетының ачылышы булды.

13
сентябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 16−18 сентябрендә Казанда VIII БДБ илләре һәм Евразиянең онкологлар һәм радиологлар корылтае узачак, ул үзенең мәйданчыгында Россия һәм халыкара медицина өлкәсендәге әйдәүче белгечләрен җыячак. Киләчәк вакыйга онкология һәм медицина берләшмәсе өчен БДБ илләрендә иң эре чара булып тора. Корылтайның фәнни хезмәтендә төп игътибар  яман шеш белән авыручыларны һәрьяклап диагностикалауга һәм реабилитацияләүгә бирелгән. Корылтайның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Т.В.Яковлева катнашачак. 
Конференциянең икенче көне Санкт-Петербург медицина университеты патологик анатомия кафедрасы профессоры, м.ф.д. В.Ф.Мельникованың «Соңгылыкның инфекцион  җиңелүе» эчтәлекле һәм югары профессиональ доклады белән ачылды.
2014нче елның 12нче сентябрендә «Казан туберкулез хастаханәсененең» 100 яшьлегенә багышланган юбилей конференциясе, фтизиатрия ветераннарын котлау, хастаханә хезмәткәрләренә ТР ССМның рәхмәтләрен игълан итү һәм  ТР ССМның хөрмәт грамоталарын тапшыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International