ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга

2014 елның 27 маенда Казан дәүләт медицина академиясендә «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре. Табигый-чыганаклы йогышлар» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Конференциянең максаты булып хәзерге заман эпидемиология халәтен исәпләү белән, табигый-чыганак йогышлы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләрен һәм йогышлы патологиянең башка көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерү тора.Конференция чикләрендә Татарстан Республикасында йогышлы патология булган авыруларга медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре карап тикшереләчәк, табигый-чыганак йогышлар (талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, гемморагик бизгәк, гельминтозлар һәм паразитозлар, котыру авыруы, малярия, лептоспироз) буенча докладлар тәкъдим ителәчәк, пневмококк йогышын вакцинопрофилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре, хроник вирус гепатитларын дәвалауның хәзерге заман алымнары буенча фикер алышыначак, аеруча куркыныч йогышка шик булган авыручыны ачыклау вакытында медицина оешмасы эшенең алгоритмнары тәкъдим ителәчәк.

Халыкара семинарда сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов, акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Халыкара дипломнан соң төп һәм тирәнтен белем бирү департаменты башлыгы, Вена шәһ. Медицина университетының дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак катнашачаклар. Чаралар Казан Гранд Отелендә (Казан шәһ. Петербург ур.,1) һәм КДМУ бинасында ( Казан шәһ., Бутлеров ур., 49) узачак. Кичектергесез халәтләр акушерлыкта иң көнүзәк медицина мәсьәләләренең берсе булып торалар һәм алар ашыгыч дәвалау чараларын уздыруны таләп итәләр.

Гәр–Алабуга автоюлында«Газель» микроавтобусының һәм «Камаз» йөк автомобиленең бәрелеше аркасында медицина ярдәмен сорап 9 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 7се, шул санда авыр хәлдәге 2 кеше һәм уртача авыр хәлдәге 5 кеше, Алабуга РҮХнә урнаштырылды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең бер табиблар һәм ике фельдшерлар бригадасы чыкты.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казанда, ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры стеналары эчендә ИбФОныңОнкология оешмалары ассоциациясе эгидасы астында РФ ССМ баш онкологы, РФА һәм РМФА академигы, РМФА Н.Н. Блохин исемендәге Россия Онкологик Фәнни Үзәге директоры М.И. Давыдова, ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин һәм ИбФОһәм ТР баш онкологы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Клиника Онкология Диспансерының баш табибы Р.Ш. Хәсәнова катнашуында «Идел буе Федераль округы халкына онкология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» темасына координация киңәшмәсе үтте.

КДМУның 200 еллыгына туры китерелгән «Академик укулар» циклын уздыру чикләрендә, 13 майда РФ баш онкологы, Блохин Н.Н. исемендәге РОФҮнең директоры, РФА һәм РМФА академигы, дәүләт премиясенең һәм РФ Хөкүмәте премиясенең лауреаты, РФ Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессоры М.И.Давыдовның лекциясе булды. Ул  тыңлаучыларга «Онкохирургия этюдлары» дигән докладны тәкъдим итте.

15 майда Казан медицина колледжында «Иҗтимагый-мәдәни киңлекнең сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенә йогынтысы» дигән Фәнни-гамәли республика конференциясе булачак. Конференция эшендә Республиканың шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200 шәфкать туташыкатнашачак.


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда (Җиңү проспекты, 85) Республика кан үзәге тантаналы ачылды.

Чарада Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының иҗтимагый мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль медик-биологик агентлыкның (ФМБА) директоры Владимир Уйба, федераль һәм республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре катнаштылар.


13
май, 2014 ел
сишәмбе

Healthy Nation журналының КДМУның 200-еллыгына туры китерелгән яңа №1(16)_2014 саны дөнья күрде http://www.Healthynation.Ru/index.Php?Option=com_nomer&n=may14. Журналны сез бастырып куелган тарату киштәләрендә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының (minzdrav.Tatarstan.Ru) һәм басманың (www.Healthynation.Ru) рәсми сайтларында, сәламәтлек саклауның бөтен эре региональ һәм республика чараларында таба аласыз.

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, КДМУ ректоры А.С.Созинов каршы алдылар.
Татарстан Республика
сы башкаласына килү чикләрендә РФ сәламәтлек саклау министры Республика кан үзәгенең яңа бинасының ачылуында, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының 200-еллыгына багышланган чараларда катнашачак.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Кунакларны сәламләп, Адел Вафин, шушы көннәр Татарстан өчен әһәмиятле –  Республика КДМУның 200-еллыгын билгели, дип әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International