ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Табиб-ортодонт балага һәм әти-әнисенә пластинканы дөрес киергә һәм салырга өйрәтә, күрсәтә. Ортодонт аппаратны көндез дә, төнлә дә кияргә кирәк, бары тик ашаган вакытта гына салына. Ашаганнан соң авызны чиста су белән чайкап, пластинканы киеп куярга кирәк.

Казанның 7нче номерлы ШКХ мобиль комплексы республиканың Биектау районы Шәпше авылында яшәүчеләрне кабул итә башлады.

25 июльдә «Милли приоритетлар» КБАО һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы артериаль гипертонияне иртә диагностикалауга юнәлдерелгән коммуникацион кампанияне башлап җибәрәләр.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшен дәвам итә: беренчел медицина ярдәме Россиянең барлык гражданнарына, шул исәптән ерак һәм халык аз булган районнарда да ачык.

"Мамадыш РҮХ" ДАССУда 20 июльгә, агымдагы ел башыннан башлап 480 кеше  тирәнтен диспансерлаштыру узган. Диспансерлаштыруның әлеге төренең максаты - яңа коронавирус инфекциясеннән соң йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан барлыкка килгән өзлегүләрне ачыклау.

Гөмбә белән агулану сезоны ачылды. Быел инде 4 түбәнкамалы гөмбә белән агуланганнан соң, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең терапия бүлегендә дәваланды.

25 июльдә теш техниклары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы стоматология сырхауханәсендә 5 теш технигы эшли.

Алабуга РҮХнең табиб-психиатр-наркологы Вячеслав Голубев даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде һәм начар гадәттән ничек арынырга дигән киңәшләр бирде.

Ел башыннан медицина эшчәнлегенә 3 меңгә якын оешма лицензия алды. Мондый мәгълүматларны Росздравнадзор китерә. 2022 елның беренче яртыеллыгында 2960 оешма медицина эшчәнлегенә лицензия алды.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда цифрлы маммограф эшли. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча сырхауханәгә кайтарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International