ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

RT каналы «Сәламәтлек саклау. Гомерлек һөнәр. Россия: XXI гасыр» бер сәгатьлек фильмны төшерде. Аның геройлары Татарстан медиклары да булды.

Мамадыш үзәк район хастаханәсе хирургы Хуршед Мирзабеков медицина фәннәре кандидаты исемен алды. Хуршед Файзмамадович комиссиягә «Нур нервына зыян килүне хирургик дәвалау» темасына үз тикшеренүләрен тәкъдим итеп, укуын тәмамлаган.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

«Арча район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы, Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Мифтахетдинова Надия Равил кызы эш визиты белән килде. Алар гериатрия кабинеты эше белән танышты.

Республиканың Биектау районының Дачное бистәсендә модульле ФАП төзелә. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бара. Объектның бәясе - 6 766,74 мең сум. Мәйданы - 63,2 кв. м.

Зәй муниципаль районының Яңа Спасс авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды.  Объект «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзеләчәк.

Йөрәк сәламәтлеге, аритмия булдырмау турында Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе табиб-кардиологы Зөһрә Җиһаншина сөйләде.

«Аксубай РҮХ» ДАССУ табиблары, ирле-хатынлы Чернышевлар «Земский доктор» программасыннан файдаландылар. Петр Васильевич табиб-онколог булып эшли. Валентина Сергеевна - участок педиатры һәм табиб-оториноларинголог эшен берләштерә.

Владимир Александрович Стешов - Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Поповка табиблык амбулаториясе мөдире, гомуми практика табибы. 1968 елдан 1992 елга кадәр Баулы хастаханәсенең баш табибы булып эшли. Быел Владимир Александрович үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы ала.

Республика балалар клиник хастаханәсенең сәламәтлек үзәгенең табиблары Питрәч районында булдылар. Район үзәк хастаханәдә бөтен районнан 160 тан артык бала карап тикшерелде. Бригада составы: кардиолог, офтальмолог, невролог, аллерголог һәм педиатр.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Сарман район үзәк хастаханәсендә психолог Татьяна Савельева дәресләр үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International