Атна саен алкоголизмны һәм тәмәке тартуны, шулай ук ВИЧ-инфекцияне профилактикалау максатларында Алабуга автозаводы территориясендә лекцияләр узды.
Казанның 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе «Процедура кабинетының иң яхшы шәфкать туташы» конкурсын үткәрде. Бәйге өч этаптан торды. Барлыгы 10 шәфкать туташы көч сынашты.
Яр Чаллы шәһәренең 5нче һәм 9нчы номерлы сырхауханәләрендә эш визиты белән «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы бүлегенең башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең өлкән халыкка дәвалау һәм профилактик ярдәм бүлеге консультанты Алисә Анисимова килеп киттеләр.
Травматологлар кешенең төрле тән җәрәхәтләрен: сыну, каймыгу, имгәнүне - өйрәнә һәм дәвалый. Травматология өлкәсенә шулай ук артритлар һәм артрозларны профилактикалау, умыртка баганасы кәкрәюгә каршы көрәш керә һ.б.карый. Травмпунктларда яки сырхауханәләрдә зыян күрүчеләрне кабул итүчеләрдән тыш, бу өлкәдә тар белгечләр дә бар, мәсәлән, спорт травмалары белгечләре, протезистлар һәм комбустиологлар да.
Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең делегациясе тәҗрибә уртаклашу чикләрендә «Мамадыш Район үзәк хастаханә» ДАССУсына килеп китте. Мамадыш РҮХ коллективының эш этапларын, бүлекчәләрен белән күзәтү барышында тәҗрибәле хезмәттәшләре югары бәяләде.
Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесен «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзиләр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Шөгер авылының табиблык амбулаториясендә булды. Әлеге объектта «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт бара. Эшләрнең бәясе 51 015 мең сум тәшкил итә.
2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» ачылачак.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Баулы Район үзәк хастаханәсенең Поповка табиблык амбулаториясендә 15нче авыл участогына беркетелгән территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина тикшерүен уздырды.
Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарының сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре очрашты.