«ТР Ветераннары берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы ветераннары өчен «Өлкән яшьтә начар гадәтләрне профилактикалау» лекциясе булды. Әлеге чараны Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге һәм ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры (ТР ССМ РКНД) берләктә оештырды.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә телемедицина ярдәме белән сынау консультациясе үткәрделәр. Укыту консультациясендә амбулатор буын онкологлары катнашты, алар Республика клиник онкология диспансерыннан коллегалары белән дистанцион аралашты.
2022 елның 1 мартыннан башлап, Росздравнадзор яисә региональ сәламәтлек саклау органнары тарафыннан үткәрелә торган лицензия контроле «лицензия алырга теләүченең яки лицензиатның лицензион таләпләргә туры килүен бәяләү»гә алыштырылды.
Казанда "Идел буе федераль округында ВИЧ - инфекциясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру " хисап фәнни-гамәли конференциясе эшен дәвам итә.
Алабугада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы тәмамланды. Акциядә 389 кеше катнашты.
Ютазы районының 20 кешесе агымдагы елда Холтер мониторингын узды. Бу диагностиканың нәтиҗәле методы - йөрәк эшчәнлеген 1 тәүлек дәвамында күзәтергә мөмкинлек бирә.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә бер атна эчендә бозда таеп, имгәнгән 41 кеше мөрәҗәгать итте. Тагын икесе зыян күрде.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә медицина советы узды. 2021 елда Яшел Үзән районының сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында Яшел Үзән РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин сөйләде.
Гериатрия кабинетлары, паллиатив ярдәм күрсәтү һәм районнан өлкәннәрне Түбән Кама шәһәр хастаханәләренә хастаханәләренә китерү турында Ветераннар советы утырышында сөйләштеләр.
Түбән Кама тире-венерология диспансеры 2021 ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Диспансерның баш табибы Александр Карпов үз докладында билгеләп үткәнчә, тире патологияләре белән дә, җенси юл белән дә күчә торган авырулар белән авыручылар саны 10,4% ка кимегән.