ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

15-16 мартта Казанда Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге җирлегендә (Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 139 йорт, 9 к.) травматологлар-ортопедлар, табиб-реабилитологлар, спорт медицинасы табиблары өчен «Артромастер» уникаль Халыкара мәктәбе узачак.  Уку кысаларында травматология, артроскопия, реконструктив һәм пластик хирургия өлкәсендә әйдәүче белгечләрнең лекцияләре узачак, шулай ук оператив тыкшыну техникаларын күрсәтү булачак. Белгечләр тез, тубык сөяге һәм балтыр буынының травмаларын дәвалау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Очрашу кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә Шәһәр офтальмология үзәген һәм Лазер офтальмология үзәген булдыру проектлары буенча фикер алыштылар.

Республика клиник онкология диспансерында Татарстан Республикасында беренче тапкыр реверсив эндопротезы белән иңбаш буынын реконструкцияләп иңбаш сөяге шеше буенча югары технологияле оператив тыкшыну башкарылды.

Санкт-Петербургта ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Профильле комиссиясе утырышы узды, анда 2018 елда Россия Федерациясендә СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәш хезмәтенең эшенә йомгаклар ясалды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД Үзәге эше югары бәя алды һәм «2018 елда ВИЧ-йогышы белән көрәштә казанышлар өчен» бүләгенә лаек булды.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча отчет җыелышы булды. 

Чистай ҮРХ стационарында баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентларны реабилитацияләү һәм карау мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция булды.

Балалар республика клиник хастаханәсенең хирурглары 12 яшьлек пациентка талакка катлаулы операция уздырдылар, ул нәселдән күчкән авырудан – сфероцитоздан интегә.

16 мартта 12: 00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы ярыш узачак. 

«Сватков укулары» дигән Халыкара катнашуы белән фәнни-гамәли конференция алдыннан Казанда «Буш сулыш: язны салкын тиюсез һәм ринитсыз каршы алабыз»дигән профилактик акция узды. М. Горький ис. паркка килүчеләргә белгечләр-оториноларингологлар борынны юуның мөһимлеге турында сөйләделәр, ә бу вакытта «Доктор Тедди» дигән буйлы курчак олыларның һәм сабыйларның салкын тиюләрен профилактикалау өчен файдалы чаралар өләште. 


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Камада «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшче төркем утырышы узды. Анда ПҮ белән БШХ белгечләре дә катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International