ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Конференция эшендә Россия Федерациясе һәм БДБ илләренең бөтен регоннарыннан 400 табибның  катнашуы ниятләнә: неврологлар, анестезиологлар, хирурглар, терапевтлар, ревматологлар, педиатрлар, психиатрлар, онкологлар, гинекологлар, клиника фармакологлары, гомуми практика табиблары, сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләре авырту синдромнарын тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле башка белгечләр.


19
май, 2015 ел
сишәмбе

Бу елда конференция Татарстан Республикасы онкология хезмәтен оештыручыларның берсе, онкохирургия патриархы, профессор М.З. Сигалның туган көненең 95-еллыгына багышланачак.

Бүген иртә белән «Волга» М-7 ФАЮның 900 км ЮТҺ булды. «Газель» микроавтобусы (Сарапулдан Мәскәүгә барганда)  кюветка түнтәрелү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына Балык Бистәсе РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. Зыян күргәннәрнең өчесе госпитализациядән баш тарттылар, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелде, кәнәгатьләнерлек хәлдә алар амбулатор дәвалануга җибәрелделәр.

14 майда Халыкара неврологлар берләшмәсенең масштаблы чарасы – Венада инсульт буенча Европа конгрессы булды. Анда РКХ клиникалары башлыкларының берсе, КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Богданов Әнвәр Ибрагим улы катнашты. Чарада ул пленар секциянең рәисе сыйфатында булды, шулай ук ул РКХнең неврология хезмәтенең һәм Кан тамырлары үзәгенең эшләрен яктырткан докладлар тәкъдим итте.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе

19 майда «Социаль мәгънәле йогышлы авырулар һәм халыкара масштапта гадәттән тыш куркынычлы булган йогышлар» дигән Республика дисциплинаара фәнни-гамәли конференциясе булачак. Уздыру урыны: Казан, Муштари ур., 11, ТР ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ЮҺББ ДАССОсы. Конференциянең эше 10.00 башлана.

Лондонда «Оешма белән идарә итүдә уңышлар өчен Халыкара Приз» дигән конкурс лауреатларын бүләкләүнең тантаналы церемониясе булды. Британиянең «АДВЕНТ ЮК ЛТД» компаниясе, бизнесның төрле секторларында алдан баручы – иң көчле Британия компанияләренең идарә итүче директорларын берләштергән Директолар Институты (IOD) белән бергәләп, чараны оештыручы булып чыкты.  Конкурс нәтиҗәләре буенча Регионара клиник-диагностик үзәк «Оешма белән идарә итүдә уңышлар өчен Халыкара Приз» дигән мактаулы бүләккә лаек булды.


15
май, 2015 ел
җомга
«Студенческая» сырхауханәсендә стресска тотрыклык буенча семинарлар һәм практикалар циклы тәмамланды. Әйдәүче тренер Савельева Татьяна Владимир кызы – доцент, КДФИИ МВА мәктәбенең укытучысы,  НЛП мастеры, бизнес-тренер, коуч, арт-терапевты. Бу программа буенча тренингның катнашучылары шәхес типологияләре, арт-терапия, релаксация техникасы белән таныштылар. Низагълар темасына тирән кагылып үтелде. Низагъларны нәтиҗәле чишүнең адекват алымнары эштә һәм коллективта шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә чын ярдәм булдылар. «Студенческая» сырхауханәсенең администрациясе шундый чараларны киләчәктә дә уздырырга планлаштыра.

Бүген  «ТР ССМ СПИД һәм ЙА РПКҮ» ДАССОда ( түбәндә СПИД үзәге) Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә багышланган пресс-конференция булды. Анда СПИД үзәгенең баш табибы Н.И.Галиуллин һәм иҗтимагый коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнаштылар.

Бүген шәһәрдә «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре һәм Чистай медицина училищесының студентлары бергәләп Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә багышланган акцияне уздырдылар. Акция барышында студентлар һәм хезмәткәрләр шәһәрдә яшәүчеләргә ВИЧ-йогышы турында сөйләделәр, сырхауханәдә ВИЧ-йогышына тестлауны узарга чакырдылар, листовкаларны, буклетларны һәм истәлекләрне тараттылар.

Ике көн буе Татарстан, Марий-Эл Республикаларынең, Самара, Оренбург, Омск, Иркутск, Ростов өлкәләренең һәм Санкт-Петербург шәһ. травматологлары-ортопедлары оча сөякләренең сынуларын хирургик дәвалау – травматологиянең иң көнүзәк мәсьәләсен карап тикшерәчәкләр. Конференциянең төп темасы:  «Оча сөяк боҗрасының һәм чукмар сөяк чокырчыгының сынуларын хирургик дәвалау, укытуның 2нче елы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International