ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2015 ел
шимбә

 3 апрельдә  Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасының Хирург көне булды.

 


3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген зыян күргән кешеләр Уфа шәһәренә китерелделәр, аннан алар Татарстан Республикасы санитар авиациясенең һава транспорты (вертолет Ми-8) белән Республика клиник хастаханәсенә һәм Балалар республика клиник хастаханәсенә тапшырылдылар. Аларның хәле уртача авыр хәл, канәгатьләнерлеккә якынрак дип билгеләнә.

2015 елда Олимпиадада 52 команда катнашты – бу Россиянең медицина югары уку йортларының һәм Кытай, Болгария, Белоруссия һәм Казахстан университетларының командалары.

3 апрельдә ТР Дәүләт советының депутаты Илсөя Мезикова Түбән Кама районының үзәк хастаханәсенә барып кайтты. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән шәхесләр дәвалана торган палаталарны карап чыкты.

2015 елның 2 апрелендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Педиатриядә интенсив терапия һәм анестезиология » темасына «Педиатр көне» дигән Республика семинар-киңәшмәсе узды. Бу юлы семинар Татарстан Республикасында балаларга реанимация һәм анестезиология ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә багышланды.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 3 апрелендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә 3 үлчәүле 4D эхокардиография буенча мастер-класс белән хәзерге заман эхокардиографиясе буенча мәктәп уздырылачак.

Мәктәпне РФ ССМ РКФПКныңА.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология ФТИның тикшеренүнең ультратавыш алымнарының  лабораториясе җитәкчесе, м.ф.д., проф. Саидова Марина Абдулатип кызы (Мәскәү шәһ.) катнашуы белән КДМАнең функциональ диагностика кафедрасы һәм ТР ССМ РКХ ДАССОсы уздыра.

2015 елның 3 апрелендә, Сәламәтлек саклау министрлыгының 19.03.2015 ел. 460 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Казан шәһ. «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБОда Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 138, 9нчы блок адресы буенча  Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР хирургы көне) булачак.

2015 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министырлыгының 30.03.2015 ел. 546 номерлы боерыгына ярашлы «ТР ССМ РКХ» ДАССОда «Хәзерге заман ватан имплантлары, яңа инструментлар һәм остеосинтез технологияләре» мастер-классы уздырыла.

2015 елның 1 апрелендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда «2014 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының медицина оешмаларында хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлегенең халәте» темасы буенча видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе булды.

02.04.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International