КДМУның Анатомия театрының аудиториясендә (Казан шәһ., Университетская ур., 13) 27 ноябрьдә 16.00 сәгәттә булачак «КДМУда фәнни көрәшләр»нең югары уку йортлары эчендәге этапны яктыртуда катнашырга Сезне чакырабыз.
Травматология-ортопедия һәм нейрохирургия ярдәмен камилләштерү һәм гамәли сәламәтлек саклавына яңа технологияләрне кертү максатыннан ЮМТ Белем бирү үзәгенең җирлегендә умыртка баганасы хирургиясе мәсьәләләре буенча мастер-класс булды.
Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 2014 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы кабул ителүче чараларга багышланган «Татмедиа»дә брифинг барышында хәбәр итте.
12 һәм 13 ноябрьдә РКХнең операцион бүлмәләрдән ЮМТ белем бирү үзәгенең конференц-залына экспертлар белән уздырыла торган операцияләрнең видеотрансляцияләре узачак. Реверсив протезлау (җилкәнең җәрәхәтләнгән манжеты белән пациентка реверсив протез кую) буенча операция һәм оча-бот буынының артроскопиясе буенча 2 операция планлаштырылган.
Тәтеш шәһәреннән табиб-стоматолог Людмила Вавилина ел саен була торган «Нечкәбил – 2014» хатын-кызлар матурлыгы конкурсында катнаша.700дән артык конкурста катнашучылар саныннан, ярым финалда икенче урын алып, Людмила Михаил кызы финалга чыкты! Бу этапта финалисткалар өчен (алар бөтенесе унбер) интернет аша тавыш бирү уздырыла.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 564кә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә, бала табулар буенча – 15кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 14кә, ЮТҺ буенча – 8гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 181гә кимеде.
Медицина хезмәт итүе, шул санда сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин була. Кабул итү гражданнарның алдан язылуы буенча (843) 236-41-80 номерлы телефон аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсендә уздырылачак.
Татарстанның суд медиклары делегациясенең Швециягә сәфәре тәмамланды. «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның 12 хезмәткәре Линчепинг һәм Стокгольм швед шәһәрләрендә онытылмаслык көннәрне уздырдылар, суд-медицина департаментлары эшен оештыру белән таныштылар, чит илләрдәге суд-медицина хезмәтенең эше турында күзаллауны алдылар.
Ак халатлы «десант» сырхауханә буенча йөргәндә, пациентлар берни дә аңлый алмадылар – кайдан шулкадәр яшь шат күңелле табиблар. Бөтенесе дә гади аңлатыла. Бу Аксубай «ноу-хау»ы. Хастаханәгә яшь кадрларның таләп итүләрен күргәч, яңа баш табиб медуниверситетны тәмамлаучыларны авыл җирендәге эш шартлары белән кызыксындырырга дигән кыю фикерне тормышка ашырды.