Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк җитәкчесенең урынбасары Стефанюк Елена Иван кызы, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләренең һәм станцияләренең җитәкчеләре катнашачаклар.
Чистай шәһ. гомуми белем оешмасында план буенча 531 укучыга туберкулин диагностикасы уздырылды. Манту реакциясен кую 2016 елга кадәр ярарлык сроклы чистартылган туберкулез аллергены белән уздырылды. Процедура, һәр бала педиатр белән алдан карап тикшерүдән соң, махус рөхсәте булган, сертификатланган урта медицина хезмәткәре белән уздырылды.
Манту реакциясен кую көнендә балалар сырхауханәсенә корсактагы авыртуларга һәм баш авыртуларга шикаятьләр белән 3 бала мөрәҗәгать итте. Балалар педиатрия бүлегенә күзәтү астына урнаштырылдылар. Клиник-лаборатор тикшеренүләр уздырылды. Укучылар хәле кәнәгатьләнерлек, шушы көннәрдә аларны хастаханәдән чыгаралар.
Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча укучыларда авыру үсеше уздырылган туберкулин диагностикасы белән бәйләнмәгән.
Россиядә беренче тапкыр пациентка юнәлгән сыйфатлы табиб ярдәмен күрсәтү өлкәсендә дөнья лидерлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Россиянең сәламәтлек саклау администраторларына практик тәкъдимнәр бирергә әзер. Конференциядә Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән 1000 артык кеше катнашачак.
Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк белгечләре, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләре һәм станцияләре җитәкчеләре катнашачаклар. Конференция чикләрендә дару препаратлары, диагностика чаралары, медицина җиһазлары һәм кан хезмәте өчен аппаратура күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.
Бу елны традицион Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясенең XIV Корылтаен Татарстан башкаласы – Казан кабул итә. Корылтайны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, АРФ Президенты, профессор Виктор Мизиков, КДМУ ректоры Алексей Созинов ачтылар.
«ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы РҮ» ДАССОның 25-еллыгына һәм ВИЧ йогышының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Россия һәм Татарстан СПИД үзәкләренең җитәкчеләре һәм ТР сәламәтлек саклауның медицина оешмаларының ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә җаваплы төрле белгечлек табиблары катнашты.
Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Ул йогышлы авыруларга каршы көрәшү буенча эшчәнлек уздыручы бөтен хезмәткәрләрне тәбрикләде һәм фидакарь хезмәт өчен, халыкның сәламәтлеген саклауда дәүләт һәм җәмгыятъ алдында югары җаваплылык өчен рәхмәт белдерде.