ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014нче елның 10нчы сентябрендә Кайбыч муниципаль районының Кошман авылында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды.
 Бүген, 2014нче елның 10нчы сетябрендә, «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОна эш сәфәре белән ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-ангионеврологы, баш Республика кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д., профессор Д.Р.Хәсәнова килде. 
Яр Чаллы шәһәренең «4нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОнда баш табиб Лилия Хәйруллина акчалы компенсация файдасына үз сайлавын ясаган льготалы гражданнар категориясе белән аңлату эшләре алып бару кысаларында беркетелгән халык белән чираттагы очрашу үткәрде. Очрашуга ТР ССМның Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе һәм пенсия фонды белгечләре, шулай ук оешманың табиб-белгечләре чакырылган иде.
2014нче елның 16нчы сентябреннән 18нче сентябренә кадәр Казанда VIII БДБ һәм Евразия илләренең онкологлар һәм радиологлар корылтаена багышланган онкология «СәламәтЯзу» темасы буенча иң яхшы журналист эше конкурсында «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгының корреспонденты Эмма Ситдикова «Сәламәт кызыксыну» номинациясендә беренче урынны яулады.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
9нчы сентябрьдә Казан шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең рәисе Д.А.Медведевның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гражданнарны кабул итте. 
24 сентябрьдә Казанда «Медицина оешмаларының җаваплылыгы: саклау механизмнары» конференциясе булачак. Чыгыш ясарга һәм фикер алышуда катнашырга эшчәнлекләре медицина хезмәте базарының эшләү шартларын билгеләүче берләшмәләрнең, федераль  һәм региональ дәрәҗәдәге оешмаларның вәкилләре; дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиблары; медицина оешмаларын страховкалау өлкәсендә хезмәт күрсәтүче страховкалау компанияләренең вәкилләре, юристлар, консультантлар һәм аналитиклар чакырыла. 
Бүген Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе үзәккә барды һәм эшчәнлеге белән танышты. РКДҮ ДАССОның хирургия буенча генераль директорның урынбасары Адел Галимҗанов үзәкнең кунаклары өчен презентация уздырды, аның барышында үзәк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, эшнең шартлары, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең үсеше, медицина туризмын киңәйтү турында сөйләде. 
2014нче елның 9нчы сентябрендә «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны информатизацияләү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре килделәр.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар 123кә кимегән (һәлакәтләр һәм бала табулар исәбе буенча).
Мөрәҗагать итүнең саны арткан: кискен миокард инфаркты буенча – 12 тапкырга. 
Кама балалар медицина үзәге «Могҗизалар чемоданы» гаилә фестивалендә катнашты. Аны узган шимбәдә, 6нчы сентябрьдә Энтузиастлар бульварында Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең клоуннар командасы оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International