ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда 7нче сентябрьдә Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә ЮТҺ булды: маршрутлы автобус баганага бәрелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә Казанның «7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна 4 кешене салдылар. Барлык зыян күрүчеләрнең халәтләре уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәяләнә. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең 5 бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 1 бригадасы килде.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
6нчы сентябрьдә Казанда 1000гә якын медик студентлар белән «Спорт шимбәсе» узды. Чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык, Казан шәһәренең физик культура һәм спорт буенча комитет ярдәме белән Казан дәүләт медицина университеты оештырган иде. «Без сәламәт, кушылыгыз!» акциясе хәрәкәтен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чираттагы тапкыр хуплады.
5нче сентябрьдә Нижнекамск шәһәрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Нижнекамск муниципаль районы башлыгы, Нижнекамск мэры Айдар Метшин,  Нижнекамск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, Нижнекамск шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Илнур Халфиев һәм Нижнекамск районы үзәк күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Габибулла Әхмәдов катнашында күчмә киңәшмә узды. 

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
5нче сентябрьдә БРКХдә «Халык өчен вакцинопрофилактика буенча иң әйбәт мәкаләгә» ТР табиблары арасындагы конкурска нәтиҗәләр чыгардылар. Конкурс «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә әзерләнгән иде. 

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
«ТР ССМ Республика суд-медицина тикшерү бюросы» ДАССОнда тикшерү-оператив төркемдә торучы һәм һәлакәт урыннарына баручы (Казан шәһәре) табиблар суд-медицина экспертлары өчен махсус киемнәр алдылар. Кышкы вариант формасы үз эченә җылытылган комбинезон һәм «Суд-медицина экспертизасы» яктылыктан чагылучы тану язуы булган куртканы алган.
Мондый кием формасы хәрәкәтләрне тоткарламый, уңайсыз һава торышыннан курыкмаска һәм авыр керерлек урыннарда үткәрелгән тикшерү эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирә. Форма һәрбер хезмәткәргә  индивидуаль рәвештә аның үлчәмнәрен һәм буен исәпкә алып заказ ителә.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Аерым алганда, «FUN 24» күңел ачу үзәгендә балаларга тәгәрмәчле тимераякта шуарга, боулинг, дартс, родео, аэрохоккей уйнарга, аттракционнарга бару оештырылган иде.
Шулай ук Татарстанның табигый тарих музеена экскурсия булды. Экскурсиягә баручылар астрономия өлкәсендә төп белемнәрне һәм төшенчәләрне алды, минераллар дөньясының күптөрлелеге белән таныштылар, Җир йөзенең барлыкка килгәненнән алып ташкүмер заманының тәмамланган чорына кадәр тарихын тикшереп үттеләр. Балаларның игътибарын умырткалыларның тарихына һәм эволюциягә багышланган палеонтологик экспозиция җәлеп итте.
Чараларны уздыру кысаларында беренче класслар өчен ел саен үткәрелә торган «Балаларны мәктәпкә әзерләү» акциясе дә үтте. Чараларда 45 бала һәм 21 өлкән яшьтәгеләр катнашты.

Аерым алганда, «FUN 24» күңел ачу үзәгендә балаларга тәгәрмәчле тимераякта шуарга, боулинг, дартс, родео, аэрохоккей уйнарга, аттракционнарга бару оештырылган иде.
Шулай ук Татарстанның табигый тарих музеена экскурсия булды. Экскурсиягә баручылар астрономия өлкәсендә төп белемнәрне һәм төшенчәләрне алды, минераллар дөньясының күптөрлелеге белән таныштылар, Җир йөзенең барлыкка килгәненнән алып ташкүмер заманының тәмамланган чорына кадәр тарихын тикшереп үттеләр. Балаларның игътибарын умырткалыларның тарихына һәм эволюциягә багышланган палеонтологик экспозиция җәлеп итте.
Чараларны уздыру кысаларында беренче класслар өчен ел саен үткәрелә торган «Балаларны мәктәпкә әзерләү» акциясе дә үтте. Чараларда 45 бала һәм 21 өлкән яшьтәгеләр катнашты.
Казан дәүләт медицина университеты КДМУның ветераннары белән традицион очрашуларны дәвам итә. Бишенче сентябрьдә КДМУда үз эченә сугышның башыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихи дәверен алган «Старая фотография рассказывает...» («Иске фотография сөйли...») истәлекләр китабының презентациясе узачак.
«Старая фотография рассказывает...»  («Иске фотография сөйли...») җыентыгында КДМУ хезмәткәрләренең сугыш һәм сугыштан соң халык хуҗалыгының яңадан аякка басу елларындагы уку, укытучылар, югары уку йортының укытучылары турында истәлекләре һәм биографик мәгълүматлары тәкъдим ителгән. Истәлекләр − яшь буынны патриотик һәм гражданнарча тәрбияләү өчен бик мөһим белешмәләр, мәхәббәт һәм патриотизм гаилә традицияләрен саклап, яңа буын яшьләрен тәрбияли торган яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен иҗат итү өчен кыйммәтле чыганак; бу якты дуслык һәм ярдәмләшү бер берсенә чит гражданнарның үзара ярдәмләшүе аларны дуслар иткән һәм чыдап булмаслык сугыш шартларында яшәргә мөмкинлек биргән турында якты фактлар бар.
«ТР ССМ Республика суд-медицина тикшерү бюросы» ДАССОнда Казан дәүләт медицина университетында яңа уку елы башлануына багышланган тантаналы чара узды. Быел КДМУның студентлар, интерннар һәм ординаторлар рәтләрен суд медицинасы өлкәсендәге киләчәк экспертлар тулыландырды. Суд-медицина тикшерүе хезмәтендә эшләүче яшь белгечләрне әзерлек программасы һәрвакыттагыча киң һәм бай эчтәлекле.
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар 113кә арткан (авырулар, һәлакәтләр һәм бала табулар исәбе буенча). Мөрәҗагать итүнең саны арткан: кискен миокард инфаркты буенча − 7, ЮТҺ – 20, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы − 5 тапкырга. Җәмагать урыннарына чакырулар саны 79га кимегән. Җылылык һәм кояш сугу буенча мөрәҗагатьләр булмады.
Үзенең сәлам сүзендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Станислав улы Созинов билгеләп үтте: Белем көне беркемне дә ваемсыз калдыра алмый һәм төп геройлар – яңа укырга керүчеләр. «Сезнең өчен – Беренче студентлар белеме көне, Сез – җиңүчеләр!». Быел КДМУна Россия Федерациясенең 27 субъектыннан 685 кеше укырга керде, бөтенроссия күләмендә һәм халыкара олимпиадаларда 13 җиңүче, укырга керүчеләрнең өчтән бер өлеше − урта-махсус уку йортларында «кызыл диплом» алучы медалистлар һәм чыгарылыш укучылары, − дип сөйләде ректор. Югары уку йортына уртача керү баллы – 72, дәвалау факультетына – 93 балл. «Медицина биохимиясе» белгечлегенә конкурс буенча – 1 урынга 62 кеше. Барлыгы югары уку йортында дөньяның 53 иленнән 600гә якын чит ил кешесе укый һәм бу елны гына КДМУна дөньяның 15 иленнән 150 чит ил кешесе укырга керде. Үзенең чыгышын тәмамлаганда Алексей Станиславович әйтте: «Халат – ул символ, кешеләр сәламәтлеге өчен хәрби кием, һәм бүгеннән үк Сез сәламәтлек артыннан сәяхәткә барасыз! Безнең девиз: хәрәкәт, ышаныч, хезмәт».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International