ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

28 –29 августта Татарстанга Россиянең алдынгы табиблары киләчәк – Табиб-ватандашлар Клубының катнашучылары. Делигация составында – Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең баш хирургы, профессор Гыйзәтуллин Шамил, Мәскәү психология институтының ректоры, медицина фәннәре докторы Кәримова Дания, Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең башлыгы, профессор Крюков Евгений, А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәне үзәгенең авыру китереп чыгарган йорәк кимчелекләренең ашыгыч хирургия бүлегенең җитәкчесе, профессор Муратов Ренат. Исегезгә төшерәбез, Табиб-ватандашлар клубының беренче очрашуы 2011 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Ватандашлар белән очрашуны оештыру» йөкләмәсе буенча оештырылган иде. Клубның әгъзалары булып республикадан читтә эшләүче – Татарстаннан чыккан төрле милләт табиблары. Клубның төп бурычы – алдынгы медицина тәҗрибәсе белән алышыну. Табиб-ватандашлар Клубының очрашулары вакытында актуаль медицина юнәлеше буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, лекцияләр, мастер-класслар үткәрелә. Хәзерге вакытта Клуб составына РФАнең һәм РМФАнең 4 академигы, 89 профессоры керә. Клубның рәисе – А.Л.Мясников исемендәге ККИның хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургия бүлегенең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Акчурин Ренат.

26 августта Биектау муниципаль районында медицина гомумдәвалау челтәренең хезмәткәрләре, хокук саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен «Наркотизацияне профилактикалавының төп юнәлешләре һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру» исеме астындагы районара семинар-киңәшмә уздырдылар. Семинар эшендә Республика наркология диспансерыннан һәм Республика медицина профилактика үзәгеннән белгечләр катнашты. Наркомания һәм аны профилактикалау буенча актуаль сорауларны тикшерделәр.

Үзләренең чыгышларында докладчылар яшьләрнең наркотик чараларны куллануны иртә ачыклау һәм үсмерләр арасында наркоманияне беренчел профилактикалау буенча эш уздыруның мөһимлеген ассызыкладылар. Катнашучыларга Республика профилактика медицинасы үзәге әзерләгән «Сәламәт бул!» анимацион сериалын тәкъдим иттеләр, ә Республика наркология диспансеры наркоманияне профилактикалау буенча волонтерлар хәрәкәте булдыру турында видеоролик күрсәтелде.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәрен кылды, ул анда яңа күпфатирлы йорт ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты. Яңа йорт түбәсе астында 11 ятим бала, бюджет өлкәсендә эшләүче 5 хезмәткәрнең гаиләсе һәм  грант ярдәмен алган ике медицина хезмәткәрләре гаиләсе үзләренең бәхетләренә ирешәчәкләр.
«Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе» ТР ДАССОның хезмәт коллективы белән очрашу барышында Яр Чаллының агымдагы елның I яртыеллыгы эчендә социаль-экономика үсеше нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Очрашу Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Захарова Светлана, 18 номерлы Мелекесск сайлау округы буенча депутатка кандитат Бестолков Владимир, ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча  Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Боенко Елена катнашы белән үтте.

25 августта Аксубай районында ТРның Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» БСП ТРБ секретаре Фәрид Мөхәмәтшин катнашында эксплуатацияләүгә ике социаль-мөһим  объект тапшырылды – Түбән Татар Мәйнәсендә 60 урынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, аның түбәсе астында 18 урынлы балалар бакчасы да урнашкан, Караса авылында - Күпфункцияле үзәк, аның түбәсе астына авыл клубы, китапханә һәм почта бүлеге урнашты.

Аксубай районының социаль объектлары ачылышында катнашкан кунаклар арасында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов бар иде.

Районга бару чикләрендә министр урынбасары ҮРХнең эшчәнлеген тикшерде, хирургия, реанимация һәм акушер-гинекология бүлекләрен карады. Шулай ук Илдар Фатихов медицина ярдәмен күрсәтү сораулары буенча гражданнарны кабул итте.

Визит дәвалау-профилактика хезмәте эшләвенең кайбер процессларын оптимизацияләү сораулары буенча хастаханә хезмәткәрләре белән әңгәмә рәвешендә тәмамланды.

2014 елның 16-18 сентябрендә Казанда VIII БДБ илләре һәм Евразиянең онкологлар һәм радиологлар корылтае узачак, ул үзенең мәйданчыгында 2500дән артык онкология, радиология, нурлы терапия, хирургия һәм башка чиктәш өлкәләрдәге әйдәүче Россия һәм халыкара белгечләрен җыячак.

Киләчәк вакыйга онкология һәм медицина берләшмәсе өчен Россиядә генә түгел, ләкин БДБ илләрендә дә иң эре чара булып тора. Корылтайның фәнни хезмәтендә төп игътибары  яман шеш белән авыручыларны диагностикалауда, дәвалауда һәм реабилитацияләүдә мультидисциплинар карашка бирелгән.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Башарова Эллина, 131нче номерлы физика-математика лицеен тәмамлаучы, үз сайлавын ясады инде. Ул беренче мөстәкыйль, бик мөһим һәм җаваплы карар кабул итте – табиб булу, әнисенең эзеннән бару. Әнисе - Башарова Римма, суд-химия бүлегенең суд-медицина эксперт-табибы олы кызының сайлавын бик шатланып һәм горурланып кабул итте. Бервакытта да табиб һәм укытучы һөнәреннән намуслырак, гуманлырак һәм мөһимрәк һөнәрләр булмаган  иде.


2014 елның хай-дайвинг буенча FINA Беренче дөнья кубогын Казанда хәзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОсыТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерә. Рәхмәт хатында: «Сезнең коллективыгызның төгәл һәм җайга салынган эшегез, шулкадәр югары дәрәҗәдәге ярышны оештыруга җаваплы карашыгыз Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең халыкара масштаблы чараны кабул итәргә әзерлекне чираттагы тапкыр күрсәттеләр.

Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итәбез, Сезнең коллективка яңа кызыклы проектлар, барлык максат итеп куелганнарны тормышка ашырырга, бетмәс дәрт һәм барлык башлап җибәргән эшләрдә уңышлар телибез!» -  дип әйтелә.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүген Казанда Восстание урамында ЮТҺ булды: җәмәгать автобусы баганага бәрелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә 4 кеше зарарланды, алар арасында 1 бала бар иде. 3 зыян күргән өлкән яшьтәге кеше уртача авыр хәлдә Казанның «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна тапшырылды, уртача авыр хәлдә бала БРКХнә илтеп куелды. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 бригадасы һәм Һәлакәтләр медицинасы Республика  үзәгенең 1 бригадасы чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International