ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
ТРның Мамадыш районы Түбән Яке авылында составына фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган яңа күп функцияле мәдәният үзәге ачылды. ФАП барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Түбән Яке ФАПы 462 кешелек 1 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытка кадәр Түбән Яке ФАПы авыл бистәсең клубы белән бергә 1968 елда төзелгән бинада урнашкан иде.

22
август, 2014 ел
җомга

«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 23 августта 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Һәркемгә мәгълүм буларак, физик йөкләнешләр белән шөгыльләнү безнең организмны ныгыта һәм чыныктыра. Хәзер физик күнекмәләрнең төрләре шактый күп, аеруча җәй вакытында. Физик йөкләнешләрнең иң еш очрый торган төре булып велойөрүләр тора. Безнең организмга велойөрүләр ни өчен шулай файдалы, шул йөкләнешләр вакытында организм белән нәрсә була? Бу һәм башка әйберләр турында үз үрнәгендә программаның авторы һәм аны алып баручы Айдар Хәлиуллин сөйләячәк.

Җәй көнендә гөмбәләр һәм җиләкләр белән агулануны ничек кисәтергә? Агулану вакытында ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Нинди симптомнарга игътибар итәргә кирәк? Шуның турында йогышлы авырулар табибының интервьюсында!

 

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 23 августта 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында.

 

Бүгенге көндә ике йөздән артык пенсионер «Импульс» физкультура-сәламәтләндерү клубында шөгыльләнә. Алар – «Өченче яшь» спартакиадасының актив катнашучылары. Аларның атнага дүрт тапкыр бушка йөзү бассейнында, ДЮСШның спорт манежында футбол буенча тренировкалар үткәрергә, өстәл теннисын уйнарга мөмкинлекләре бар. Әлеге кешеләр Физкультурачы көнен, масса-күләм кроссларны уздыруда актив катнашалар, алар һәрвакыт Татарстанның чаңгы ярышларына чыгалар. Ә хәзер алар скандинавия йөрешенең файдасын  пропагандалап «Сәламәтлек сукмагын» кертү өстендә эшлиләр. Тренировкага алар үзләренең оныклары белән йөриләр һәм хәтта күршеләр ишегалларында физкультминуткалар оештырырга сорыйлар. Җиңеллек һәм дәртлелек белән халыкның сорауларына җавап кайтаралар.

 

Бер гаилә пары Яр Чаллыга күчте инде. Шуны ук тагын ике Украина табибы эшләргә җыена.

«Персонал үсеше программасы» исеме астындагы проект Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале»  ДАССОда 2013 нче елдан башлап тормышка ашырыла.

Бу программаның максаты - хезмәткәрләрнең шәхес һәм профессиональ нәтиҗәләрен арттыру. Бу һәрбер хезмәткәрнең нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук оешманың корпоратив мәдәнияте үсеше өчен мөһим. Әлеге программа кысаларында Госпитальнең һәрбер структур бүлекчәсендә төрле укыту чаралары уздырыла. Конкрет бүлекчәнең шәхси программасы хезмәткәрләрне алдан анкеталау нәтиҗәләре буенча эшләп чыгарыла.

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә «Һәркем йөри алырлык мохит» программасы чикләрендә ремонт эшләреннән соң Шмидт ур. ягыннан керү группасының ачылуы булды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – ТР Инвалидлар җәмгыятенең рәисе Рифат Ганибаев һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы hәм барлык медицина җәмәгатьчелеге тирән кайгылы хисләр белән, 2014 елның 20 августында төнге дежурлык вакытында эш урынында табиб анестезиолог-реаниматолог Веретенников Александр Евгений улы вафат булды, дип хәбәр итә. Аңа нибары 43 яшь иде.

Табиб эшчәнлегенең  20 елы дәвамында ул реанимацион профильле каты авыручыларга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтте.

Коллегаларның һәм пациентларның хәтерендә ул мәңгегә искиткеч табиб, үзенең профессиональ бурычына һәм кешеләрне кызгануга җаваплы мөнәсәбәте белән үрнәк булып калачак.

Гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Табиб Веретенников А.Е. белән хушлашу 2014 елның 22 августында 10.30 сәгатьтә ТР АМЯХ ДАССОның патолого-анатомия бүлегенең траур залында узачак.

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасының халкына медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Программа фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, модульле технология буенча патологоанатомик бүлекләрне төзүне һәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә, участок хастаханәләрендә һәм сәламәтлек саклауның амбулатор-сырхауханә оешмаларында капиталь ремонт ясауны күздә тота.   Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов уздырды.

Гадәти булмаган бүләкне Түбән Кама медиклары шәһәрдә яшәүче кечкенә кыз Милана Гордеевага бирделәр.

Ул электрон чират ярдәмендә табибка язылган 500-меңенче пациентка булды.

Шундый ук язылу системасы Казанда һәм Яр Чаллыда эшли, ләкин ул Түбән Камадагы кебек популяр түгел. Автоградта, үрнәк өчен, 2014 елның башыннан андый мөмкинлек белән 200 мең кеше генә файдаланды.
 Яр Чаллы шәһәренең “4 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОда баш табиб Лилия Хәйруллина сырхауханәгә беркетелгән, акчалата түләүне алыр өчен социаль ярдәм җыелмасыннан (СЯҖ) баш тарткан халык белән очрашты. Чарага шәһәрнең штаттан тыш баш эндокринологы Гүзәл Исхакова, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе белгече Гүзәл Җәмилова, табиб-онколог Булат Хәмидуллин, “4нче шәһәр сырхауханәсенеӊ” табиб-нефрологы Ирина Харитонова чакырылган иделәр. Очрашу күтәренке рухта, ачык диалог формасында узды, очрашу барышында пациентлар социаль ярдәм җыелмасын сайлап алуның ни өчен зарур икәнлеге турында аңлатмаларны гына түгел, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын һәм халыкка медицина хезмәт күрсәтүен яхшырту буенча тәгъдимнәрен кертә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International