Аның эше микроскопик, ләкин бик мөһим. Марат Минһаҗетдинов 7 яшьтән үк табиб булу турында хыялланган, һәм үз хыялын гамәлгә ашырган. Бүген ул рентгенохирург. Күптән түгел ул 9 сантиметрлы тромбны бетерү буенча бик катлаулы операция ясады. Медицина үлчәүләре буенча бу бик катлаулы һәм ювелир эш. Үз пациенткаларының берсен чынлап та урамнан алып кергән. Хатын кызның хәле начарланган булган – табиб үзе аны хастаханәгә китерде һәм үзе операция ясады. «Татарстан, алга» сериясеннән Алмаз Хакимовның чираттагы репортажы Казанның 7нче хастаханәсенең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдиренә багышланган.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросының табиблары суд-медицина экспертларының делегациясе килеп китте.
Очрашу формаль булмаган җылы шартларда узды, кунаклар бюроның структур бүлекчәләренең эшләре белән кызыксынып таныштылар. Суд-биология бүлегендә заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясе кунакларның аерым игътибарын тартты. Кунакларга бюроның үсеше һәм аны реконструкцияләү, лабораторияләрне киңәйтү планнары турында, бюрога тоташкан территорияне төзекләндерү планнары турында сөйләделәр.
Казанга Мәскәү кунаклары «Вакытлар һәм халыклар бәйләнеше» программасы чикләрендә килделәр. Өч көн эчендә алар Казан Кремленә, Иске-Татар бистәсенә, Раифа монастыренә килеп киттеләр. Шулай ук яңартылган Свияжск утрау-шәһәрендә булып киттеләр.Пациентларның бәяләмәләре нигезендә медицина оешмаларының һәм белгечләренең рейтингын төзеп махсуслаштырылган порталны бу елның ахырында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыкка китерергә планлаштыра. ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршылык күрсәтү буенча Совет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, портал тәҗрибә тәртибендә дәүләт-шәхси партнерлык принципларында төзеләчәк. Махсус оештырылган порталда пациентлар, табибның компетентлыгына, шулай ук дәвалауның нәтиҗәлелегенә карап, аңа бәя бирәчәкләр.
11 августтан башлап 17 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7765 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1577 тапкыр чыктылар. Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 77гә артты (кичектергесез ярдәм исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 10га, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кояш һәм эссе сугу буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә кимеде.
Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОына эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Е.К.Костюшин, бәхетсезлек очракларын һәрьяклап тикшерү буенча бүлек башлыгы А.Ю.Ларюхин килеп киттеләр. Киңәшмә барышында үлем нәтиҗәсе белән производствода җәрәхәтләнү очракларын анализлау өлешендә ведомстволар арасындагы үзара тәэсир итешү мәсьәләләрен уйлаштылар. Атап әйткәндә, производстводагы үлем очракларында һәрьяклап тикшерү вакытларын кыскарту, эш бирүчеләр өчен тиешле регламентлар эшләп чыгаруның кирәклелеге, бергәләп комплекслы экспертизалар уздыру мәсьәләләре күтәрелделәр.Киңәшмәнең эшендә бюро башлыгы М.И.Тимерҗанов, оештыру-методика эшләре буенча бюро башлыгының урынбасары Р.М.Газизҗанова, зарар күргән, гаепләнүче һәм башка шәхесләрне экспертизалау бүлеге мөдире О.Ю.Оладошкина һәм суд-гистология бүлеге мөдире А.М.Хромова катнаштылар.
Бүген Чүпрәле районында, Бурундуки–Чүпрәле автоюлында ЮТҺ булды.
2 җиңел автомобильнең (туй кортежы) бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. ЮТҺ урынына Иске Шәйморза участок хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Зыян күргән кешеләр, шул исәптән бала, Буа РҮХнә тапшырылдылар: аларның икесе уртача авыр хәлдә, шул исәптән бала, хастаханәгә урнаштырылды, калган 3 кеше канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда балалар церебраль параличы белән авыручы ике яшьлек баланың үлеме факты буенча хезмәт тикшерүен үткәрүне тәмамлады.
Баланың үлүе сәбәбе булып канның көчле онкологик авыруы тора. Авыру патологоанатомик һәм гистологик тикшерү нәтиҗәләре белән расланды, ләкин ул бала исән чакта ачыкланмаган булган.
Баланың стационарда кыска вакытлы булуына карамастан, медицина ярдәмен күрсәтүнең җитешсезлекләре кабул итү бүлегенең һәм реанимация бүлегенең этапларында билгеләнде.
Гомуми оештыру бозылулары да ачыкланды, аларны бетерү өчен оешмага боерык бирелде.