ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга

14 августта Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең эшендә шулай ук  ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Өч ел рәттән кунакчыл як, әлмәт уллары һәм кызлары җире, «Балкыш» дигән Республика ветераннар арасында үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучыларны киң колачлап кабул итә. Алдагы фестивальне үткәрү һәм бүгенгесенә әзерләнү буенча муниципаль берәмлекләрдә зур эш башкарылды.

Фестивальнең оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә, һәм ул республика башлыгының булышлыгында үткәрелә. Бәяләүнең төп критерийларының берсе булып башкарылучы әсәрләрнең «Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлана» дигән тематикага туры килүе тора.

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин Мәдәният елында үткәрелүче мәдәни чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул ветераннарның халыкка үзенчәлекле мәдәни һәм сәламәт яшәү идеясын җиткерүләре турында билгеләде.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
КБМҮнең балалар хастаханәсендә бүген тантаналы рәвештә китапханә ачтылар.
Китапханә хастаханәнең иң кеше күп йөри торган бүлеге – физиотерапия бүлегендә урнаштырылды. Монда бөтен бүлекләрдәге пациентларга дәвалау процедуралары үткәрәләр. Массаждан яки уколдан соң китап алырга керергә була. Бәхеткә, китапханә фонды яхшы тупланылган – 1000 китап. Әдәбият иң кечкенә пациентларга да, яшүсмерләргә дә исәпләнгән. Киштәләрнең зур өлешен медицина әдәбияты алып тора. Чөнки китапханә  авырулар өчен генә түгел, аларны  дәвалаучылар – медицина хезмәткәрләре өчен дә ачылды. КБМҮгә сирәк махсуслашкан әдәбиятны Казан шәһ. Республика китапханә-мәгълүмат үзәге бирде. Китапларны шәһәрнең берничә китап кибете һәм шулай ук гади чаллылылар бүләк итте.

Чараның чикләрендә торак йортларның ишегалларында балалар һәм өлкән кешеләр өчен сәламәтлек үзәкләрен ачалар. Бөтен теләгән кешеләр йогышлы булмаган авырулар үсешенең төп риск факторларын ачыклау өчен тикшерү уза алалар. «Сәламәтлек мәктәпләре» уздырыла, уздыру вакытында медицина университетының танылган профессорлары микрорайонда торучыларга иң киң таралган авырулар килеп чыгуның төп риск факторлары турында сөйлиләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндиләр.

Мондый акцияләр августның һәр атнасында Казанның Вахитов районының ишегалларында уздырылачак.

Бүген акция Казан шәһ., Вишневский ур.,11 (йортларның ишегалларында) узачак. Теләгән кешеләрне катнашырга чакырабыз!

Сәламәтлек саклау министры урынбасары әйткәнчә, бүгенге көнгә социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар саны 110 294 кешене тәшкил итә. Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар санының артуы 2014 елның башыннан 5,5% тәшкил итте. Татарстан буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды бүлегенең мәгълүматлары буенча баш тартучыларның проценты 2014 елга 72% тәшкил итә, ә 2015 елга – 70,4%. Баш тартучыларның иң зур проценты Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Норлат, Чистай, Бөгелмә, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында күзәтелә.


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Аны башкалада инде 50 мең кеше үтте. Ләкин  тикшеренүгә күбесе теләмичә генә бара. Нәкъ менә диспансерлаштыру күп авыруларны башлангыч стадияләрендә ачыкларга мөмкинлек бирә, шул исәптән онкология авыруларын да. Бүген республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы «Журналистлар күзлегеннән чыгып диспансерлаштыру» дигән акцияне үткәрде.
Тулырак мәгълүмат «Казан» ТРК корреспонденты Диана Богомолова сюжетында:
Тереза Ананың тормыш турында әйткән 18 васыяте исәбендә шундые да бар: «Гомер – сәламәтлек, аны саклагыз». Һәр дәвалау – профилактикалау оешмасының төп бурычы – кешеләрне коткару һәм аларның сәламәтлеген саклау. Әлмәт ДПОсы үзенең төп функциясен ничек үти, нинди проблемаларны чишәргә кирәк, медицина эшчеләре коллективларына ничек булышлык күрсәтергә, пациентлар иминлеге өчен нинди максатлы Программалар бар һәм алар ничек эшлиләр, - боларның барысы да районның беренче шәхесенең, шулай ук теле һәм фотокамераларның объективларының күзәтүе астына керделәр.
Инфузион дәвалауны уздыруда катнашучы урта медицина персоналы, РКХнең шәфкать туташлары хезмәтләренең җитәкчеләре, процедура кабинетларының, хастаханәнең анестезиология һәм реанимацияләү бүлегенең шәфкать туташлары квалификацияне күтәрү буенча практик курста катнаштылар. Бу курс чикләрендә инфузион дәвалау пациент һәм шул катлаулы алымны ясаучы медицина персоналы өчен хәвефсезлек позициясеннән карала.

Наркополицейскийлар Татарстанда бөтен торучыларны донорлык хәрәкәтенә кушылырга чакыралар. 18 яшьтән узган һәр теләгән һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булмаган кеше кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә ала.

Кан бирү организмга тулаем алганда яхшы тәэсир итә. Бу – йөрәк-кан системасының авыруларын, атеросклерозны, подаграны, бавыр эшчәнлегенең бозылуын һәм башка авыруларны профилактикалау. Моннан тыш, кан югалтуга җайлашкан булганлыктан, донорның бәхетсезлек очраклары вакытында исән калуга ышанычы күбрәк.

12
август, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казанда, Себер тракты урамында Совет мәйданы тукталышы янында ЮТҺ булды.

Шәһәрнең маршрутлы автобусының троллейбус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше (автобус пассажирлары) зыян күрде. ЮТҺ урынына Ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә урнаштырылды, икесе медицина ярдәмен күрсәтүдән соң канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International