Бүген Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә наркоманияне профилактикалау, онкология авыруларын вакытында ачыклау, халыкны диспансерлаштыру сорауларына багышланган киңәшмә узды.
2023 елның 7-9 сентябрендә Казанда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән «Трансфузиология вакыт белән диалогта» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Лагерьларда ял итүче балаларга һәм яшүсмерләргә төрле авыруларны профилактикалау чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү кысаларында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары «Заречье»балалар сәламәтләндерү лагеренда икенче лекция үткәрделәр.
"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Әлмәт район үзәк хастаханәсенә фельдшер-акушерлык пунктларына 30 электрокардиограф килгән.
Бөгелмә хастаханәсендә эчке эшләр һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау үткәреләчәк.
Кама Тамагы районының Иске Барыш авылындагы фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Республика иҗтимагый сәламәтлек табиблары балалар арасында төрле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан "Пионер" лагерендә булды
Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге табиб-стоматологы Айсинә Сафиуллина газлы татлы эчемлекләр ашказанына гына түгел, тешләргә дә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә.
6 фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алдан финанслау кысаларында төзелә.
Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә күп балалы ана игезәк бала тапкан.