ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 2021 елда наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 14 гариза каралган.

Яңа ел яллары алдыннан табиблар татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында искә төшерә.

Алкогольне куллану кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, хәмер куллану үлемгә китерү куркынычы булган бер төркем кешеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Югары медицина белемле дүрт белгеч Мамадыш РҮХнә быел эшләргә килгән. Һәрберсе «Земский доктор»программасы буенча бер миллион сум күләмендә грант алды.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Буа районының Татар Буасы авылында ФАП ачылды. Медпункт «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән. Бина типлаштырылган, модульле.

Башкортстан опера һәм балет театрында Идел буе федераль округының иң яхшы белгечләре – җитлекми туган балаларны тәрбияләү өлкәсендә «Счастье на ладошке» («Кул учындагы бәхет») премиясе җиңүчеләре исемнәрен игълан ителде.

Буа РҮХ сырхауханәсендә магнит-резонанс томографиясе кабинетын ачтылар.

Бүген Казанга визит белән В. В. Вишневский исемендәге Милли медицина тикшеренү хирургия үзәгенең оештыру-методик бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, м.ф.д., профессор Сажин Вячеслав Петрович һәм н В. В. Вишневский исемендәге Милли медицина тикшеренү хирургия үзәгенең абдоминаль хирургия бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Станислав Валерьевич Берелавичус килде.

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУда муниципаль спорт оешмалары белгечләре эшчәнлеген медицина белән тәэмин итү өлкәсендәге компетенцияләр буенча Zoom-конференция форматында беренче гамәли вебинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International