ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясе чорында кан донорлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «СоУчастие» Бөтенроссия премиясенең махсус призын алды. Ә  Донор Сёрч донор акцияләренең даими катнашучылары һәм «Волонтерлар медиклар» «СоУчастие» премиясе призерлары булдылар.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Авыруларны профилактикалау теләсә кайсы яшьтә мөһим. Табиблар олы яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауның мөһим аспектлары дип төрле туклану, мускул көчен саклау, куркынычсыз көнкүреш һәм үз вакытында профилактика тикшерүләре атыйлар.

Чуваш Республикасының Сәламәтлек саклау министры Степанов Владимир, Чуваш Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министры Елизарова Алена,Чуваш Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы бүген Республика балалар клиник хастаханә эше белән танышты. Баш табиб урынбасары Мостафаева Альмира кунакларга оешманың структур бүлекчәләре турында сөйләде.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Питрәч үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы вазыйфасына Вәлиев Марат Хаҗиб улы билгеләнде. Бүген аны учреждение коллективына тәкъдим иттеләр.

Казан дәүләт аграр университетында «Казан дәүләт аграр университеты» белем бирү учреждениесе һәм «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белән берлектә икътисад факультетының 1 курс студентлары өчен лекторий булды. Чара «Демография» милли проектының «Сәламәт туклану һәм начар гадәтләрдән баш тартуны кертеп, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелде.

Ике көн дәвамында сертификация аудиты кысаларында Түбән Каманың Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә  В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университеты һәм «Сыйфат» сыйфат проблемалары институты белгечләре эшләде.

Kazan Digital Week халыкара форумы бу көннәрдә Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Чараның төп тематик юнәлешләренең берсе булып сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр сайланды.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында Биектау РҮХнең сырхауханәсен төзү тәмамланып килә. Бинада ремонт эшләре төгәлләнән, медицина җиһазлары, шул исәптән компьютер томографы урнаштырыла. Бүген эш барышы белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов танышты.

21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы көне билгеләп үтелә. Бу көнне дөнья җәмәгатьчелеге халыкның Альцгеймер авыруы һәм деменция турында хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан үз көчләрен берләштерә.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Балтач районына эш сәфәре кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International