Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2021» Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе җирлегендә онлайн-режимда узды.
15 апрельдә Администрациянең конференц-залында Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив штабының уртак утырышы узды. Киңәшмә кысаларында республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Яшь белгечләр һөнәргә килү, коллективта эшләү һәм нинди авырлыклар белән очрашулары турында сөйләде.
14 апрельдә «Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә катамнестик кабинетның эшен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең белгечләре килеп киттеләр.
Сыйфат контроле бүлеге башлыгы, Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия Габдрәүф кызы Рандина һәм аның 71 яшьлек әнисе Дамира Зиннәт кызы Сөләйманова COVID-19га каршы прививка ясатты.
Югары квалификацияле табиб-оториноларинголог Александр Николаевич Сазонов Түбән Кама хастаханәсендә 47 ел эшли инде. Бу һөнәри табиб тыйнаклыгы һәм эшенә мәхәббәте белән аерылып тора.
"ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ филиалы - "Спасс районы үзәк хастаханәсе" баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Роман Марс улы билгеләнде.
Агымдагы елның 15 апреленнән «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ баш табибы итеп Үткелбаев Ренат Илгиз улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
"ТР ССМ акад. В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы билгеләнде. Боерык 2021 елның 15 апреленнән үз көченә керә.
Республика балалар клиник хастаханәсенә «Минем белән оч» проекты вәкилләре килеп китте.