ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

1976 елның 22 мартында Яшь Түбән Камада беренче бала тудыру йорты ачыла. Ул чакта бала тудыру йорты 150 ятакка исәпләнгән булган, биредә 2 физиология һәм 1 обсервация бүлеге булган, яңа туган һәм имгәнгән балаларны тәрбияләү өчен палаталар бүлеп бирелгән.


20
март, 2021 ел
шимбә

ФДБУ бригадалары Россия Федерациясенең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстан Республикасына тикшерү белән чыкты.


19
март, 2021 ел
җомга

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме базасында ике көн дәвамында барлык медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.

Казан хосписы табиблары һәм Анжела Вавилова ис. хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан журналистлары өчен экскурсия үткәрде һәм аларны балалар өчен күчмә хезмәт эше белән таныштырды.

Галиәскәр Камал исемендәге театр артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Мәрьям Йосыпова шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты.
 

Казанда стационарларда пациентларны тукландыруны оптимальләштергәндә инновацион технологияләр куллану буенча Төбәкара (Идел буе) мәктәп-семинар уза.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республика Балалар клиник хастаханәсенә ике кулы да авыр электр пешерүе алган пациент китерелде. Бала җәрәхәтне өйдә алган. Әти-әниләре сабыйны өлкән балалары белән калдырып торган. Бер мизгелгә балалар сабыйны күз уңыннан югалта, шул арада сабый электр челтәренә тоташтырылган төзелеш инструментының тышсыз чыбыгын ике кулы белән тота. Авыру шогыннан бала аңын югалта.

Казанның 16нчы шәһәр бала тудыру йорты хезмәткәрләре COVID-19дан вакцинация уза. "Бу инфекциягә каршы антитәнчекләре булмаган һәркемгә прививка ясатырга кирәк. Бу привика ясаткан кешенең, шулай ук аның даирә кешеләрнең дә тормышын саклап калырга мөмкин", - диде бала тудыру йорты эпидемиологы Наталья Сергеевна Кәримова.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Инсульттан соң хатынын назлап тәрбияләгән өлкән яшьтәге ир-атка яки кызы яман шеш сәбәпле урында ятканга күрә елый торган карт анага тыныч кына карап буламы? Мондый вакыйгалар белән Түбән Каманың үзәк хастаханәнең паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәткәрләре көн дә очраша. Бригада авыруларның тормышларын мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен чыгып китә.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Комлы Кавал табиб амбулаториясендә яңа коронавирус инфекциясеннән 15 кеше вакцинация узды. Шулай ук диспансер исәбендә торучы пациентлар тикшеренү узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International