ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Минем әле яшисем килә", — дип әнә шулай кыска итеп аңлатты covid тан прививка ясау карарын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ринат Таҗетдинов.

Проектның төп максаты - халыкның хәрәкәт активлыгын арттыру.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә танылган табиб-гинеколог, Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең оештыру-методик бүлеге мөдире Ольга Куракина һәм Түбән Кама сәламәтлек саклау легендасы, ТР атказанган табибы Любовь Куракина яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең беренче этабын узды.

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең рентгенохирургия алымнары бүлегендә ел саен муен һәм аяк кан тамырларының атеросклерозыннан интегүче йөзләгән пациент операция ясый. Бүлекне диагностиканың һәм дәвалауның рентгеноэндоваскуляр методлары буенча тәҗрибәле табиб Алексей Крохалев җитәкли.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасы белән вакцинацияләүне төгәлләде.

Казанда 2020 елда узган ел белән чагыштырганда 439 балага кимрәк туган, 3,9 мең кешегә күбрәк үлгән. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе-Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Республика агросәнәгать комплексының 592 хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Шушы көннәрдә беренче вакцинаны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та ясады.


5
март, 2021 ел
җомга

Чистай артистлары медицина хезмәткәрләренә пандемия чорында хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, коронавируслы пациентларны тизрәк савыгуга рухландырды. Профильле медицина учреждениесе тәрәзәләре каршында алар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт оештырды

2020 елда 33 149 чит ил гражданына 1,3 млн. долларга, ягъни 76,9 млн. сумга медицина хезмәте күрсәтелгән, 911 кешегә -стационар шартларда, 32 238 кешегә амбулаториядә медицина хезмәте күрсәтелгән. Пациентлар 111 төрле илдән иде.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе базасында оператив тыкшынуның яңа төре-тез буынына артроскопия уздыра башладылар. Бүген биредә беренче операция узды – 25 яшьлек кызга 18нче номерлы ШКХнең амбулатор травматология үзәгенең хирург-ортопеды Илдар Ваһапов операция ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International