2020 елның 22 декабрендә Яшел Үзән бала тудыру йортында Татарстан Республикасының йөз елллыгында 1000 нче бала -малай, авырлыгы – 4010 грамм, буе-57 см туды. Кечкенә гражданин 2020 елның 18 декабрендә 20.55 сәгатьтә дыньяга килә. Бәхетле ата-аналар аңа Азамат дип исем куштылар.
«Түбән Кама Нефтехим» компаниясе белгечләре Балалар шәһәр хастаханәсе табибларына яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Зур тартмага тәм-томнар, календарь, уенчыклар куелган.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков киләсе 2021 елга сәламәтлек саклау өчен биш бурычны раслады, алар куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк, шулай ук Covid-19 белән бәйле яңа бурычлар билгеләде.
Дары заводында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Золотое сердце» хәйрия оешмасы белән киңәшмә узды, анда предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгыту программасын тормышка ашыру буенча ел йомгакларын ясадылар.
Сәламәт яшәү рәвеше сәламәтлекнең мөһим факторы булып тора. Аңа балачактан ук нигез салына. Казан укучыларына сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләре турында сөйләделәр.
Казан медицина университеты клиникасы белгечләре сепсис белән хатын-кызны саклап кала алдылар. Өч бала анасы 26 яшьлек хатын-кызның өйдә баласы төшкән, биш көн узганнан соң ул хастаханә гинекологларына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр кан агулануын һәм септик шок диагнозын куйды.
Вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләрендә эшләүче Казан медикларына туңдырма бүләк иттеләр.
Татарстанда алкоголь бәйлелеге белән авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 30% ка кимегән.
Сәламәтлек - кеше тормышында иң зур кыйммәт ул! Сезгә иҗтимагый сәламәтлек Диктанты - барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган акция тәкъдим итәбез. Диктант һәр кешенең сәламәтлеген саклау өчен төп кагыйдәләрне белү мөһимлеген күрсәтү өчен, белемнәрне тикшерү өчен булдырылган.
Менә ике ай инде Медицина көллиятенең 600дән артык студенты Түбән Кама РҮХнең һәм перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең барлык сырхауханәләрендә һәм стационарларында медикларга ярдәм итә.