ТКҮРКПХдә онкологиядән терелеп килүче пациентлар өчен мәктәпнең чираттагы дәресе узды. Бу юлы сөт бизенең яман шеше һәм үпкәләрнең яман шеше турында җентекләп сөйләделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ 29 ноябрьдән башлап 1 декабрьгә кадәр Экспо-Кама күргәзмә үзәгендә узган «ЭКСПО-КАМА-МЕД 2019» күргәзмәсендә катнашты.
30 ноябрьдә, шимбә көнне «ТР ССМ РКХ» ДАССУдә яшь табиблар участок терапевтларының – 2018 һәм 2019 елларда тәмамлаучыларның ТР ССМ терапия буенча баш белгече, госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Абдулганиева Д. И., ТР ССМ гомуми табиб практикасы буенча баш белгече, госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Фейсханова Л.И. белән очрашуы булды.
30 ноябрьдә Республика клиник офтальмология хастаханәсендә "Катаракта факоэмульсификациясе" программасы буенча квалификацияне күтәрү турында табиб-офтальмологларга таныклыклар тапшыру булды.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше бүлегенең белгечләре Казан шәһәренең Совет районы мәктәпләренең педагоглары өчен белеем бирү һәм сәламәтлек турында семинар–киңәшмә оештырдылар һәм уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә табиб һәм урта медицина персоналы арасында һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурс беренче тапкыр узды һәм учреждениенең сыйфат бүлеге тарафыннан оештырылды.
Профессор Е.В. Адамюк исемендәге ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә табиблар-офтальмологлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары тормышка ашырыла.
Гражданнарның ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыру максатларында Чистай шәһәрендә ел саен 1 декабрьдә билгеләнә торган Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган чаралар уздырылды
Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне үткәрелә. Бу көнне дәүләт, медицина һәм җәмәгать эшлеклеләре халыкның, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу проблемасына җәлеп итә, ВИЧ-йогышка даими тест узуны профилактикалау чараларын үтәүгә чакыра.
Казан дәүләт медицина университеты мәйданчыгында «СПИДны бергә туктатыйк!» ачык студентлар форумы узды. Чараны «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Анда медицина профиле һәм медицина профилендә булмаган студентлар катнаштылар.