ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7306 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1118 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 904 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 33 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5685 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 193.


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне (World Health Day) 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелде һәм 7 апрельдә билгеле бер датага ия.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре ТР буенча РФ ГТХМ Уку үзәге тыңлаучылары өчен «Сәламәт туклану – һәркемнең сәламәтлеге нигезе» дигән тема буенча видеолекторий үткәрделәр. Тыңлаучыларга сәламәт баланслы туклануның төп кагыйдәләре турында көнүзәк мәгълүмат тәкъдим ителде.

Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталендә «Карт һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә сәламәтлекне саклау нигезләре. Гериатрик пациентларны реабилитацияләүдә шәфкать туташы эшенең үзенчәлекләре» темасына семинар узды. 

«Халык фронты» экспертлары Түбән Кама районының паллиатив медицина ярдәме күрсәтелә торган дәвалау-профилактикалау учреждениеләренә килеп киттеләр.

Зәй муниципаль районында «Тормышка 10 000 адым» акциясе узды. Ул кеше нормаль физик активлыгының минимумын саклау өчен көнгә 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр адым ясарга кирәклеге турындагы  БССО тәкъдимнәренә нигезләнгән. Акцияне тантаналы рәвештә ҮРХ баш табибы Рим Амеров ачты. Р.Ш. Фәрдиева ис. паркта артериаль кан басымын үлчәү өчен медицина посты ачылды. Акция кунаклары флешмобта һәм парк буйлап массакүләм йөрүдә катнаштылар.

Республика кан үзәгендә «Игелекле тамчы» донор акциясе узды. Чараны DonorSearch.org булышлыгы белән «Игелекле Казан» проекты белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырды.

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең хезмәткәрләре «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздырдылар. 

Мамадышта шәһәр предприятиеләренең, учреждениеләренең һәм мәгариф оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Звездопад 2018-2019» фестивале тәмамланды. Конкурста җиңү өчен Мамадыш ҮРХ, Халыкны социаль яклау идарәсе һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге көрәштеләр.

Түбән Кама шәһ. Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре балалар өчен саф һавада бәйрәм оештырдылар. Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан мәктәп укучыларына һәм студентларга үзләренең сәламәтлекләрен карау һәм көндәлек эштә организмга һәртөрле ярдәм күрсәтү мөһим булуын тагын бер кат искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International