ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Татарстанның әйдәүче ортопед-травматологлары өчен видео-трансляция белән мастер-класс узды. Аның төп бурычы – хирургларны тез буыны эндопротезларының ассортименты белән таныштыру.

Зәй хастаханәсендә өченче корпуста – хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барылды.

Алексеевск районының Красный Баран авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты монтажланган. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла.

Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Ришат кызы Мәүлетова коллектив белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Нуртдинов Мөфтах Ансап улын туган көне белән котлады, бүләкләр тапшырды. Ветеранга 96 яшь тулды.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ «Глаукоманы лазерлы хирургик дәвалау технологиясе» хезмәтен «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабында республиканы тәкъдим итәчәк.

Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри яну синдромын кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» милли проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча өч «Лада Ларгус» автомобиле сатып алынган.

Табиб-ортодонт балага һәм әти-әнисенә пластинканы дөрес киергә һәм салырга өйрәтә, күрсәтә. Ортодонт аппаратны көндез дә, төнлә дә кияргә кирәк, бары тик ашаган вакытта гына салына. Ашаганнан соң авызны чиста су белән чайкап, пластинканы киеп куярга кирәк.

Казанның 7нче номерлы ШКХ мобиль комплексы республиканың Биектау районы Шәпше авылында яшәүчеләрне кабул итә башлады.

25 июльдә «Милли приоритетлар» КБАО һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы артериаль гипертонияне иртә диагностикалауга юнәлдерелгән коммуникацион кампанияне башлап җибәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International