ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
«ТР ССМ Республика суд-медицина тикшерү бюросы» ДАССОнда Казан дәүләт медицина университетында яңа уку елы башлануына багышланган тантаналы чара узды. Быел КДМУның студентлар, интерннар һәм ординаторлар рәтләрен суд медицинасы өлкәсендәге киләчәк экспертлар тулыландырды. Суд-медицина тикшерүе хезмәтендә эшләүче яшь белгечләрне әзерлек программасы һәрвакыттагыча киң һәм бай эчтәлекле.
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар 113кә арткан (авырулар, һәлакәтләр һәм бала табулар исәбе буенча). Мөрәҗагать итүнең саны арткан: кискен миокард инфаркты буенча − 7, ЮТҺ – 20, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы − 5 тапкырга. Җәмагать урыннарына чакырулар саны 79га кимегән. Җылылык һәм кояш сугу буенча мөрәҗагатьләр булмады.
Үзенең сәлам сүзендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Станислав улы Созинов билгеләп үтте: Белем көне беркемне дә ваемсыз калдыра алмый һәм төп геройлар – яңа укырга керүчеләр. «Сезнең өчен – Беренче студентлар белеме көне, Сез – җиңүчеләр!». Быел КДМУна Россия Федерациясенең 27 субъектыннан 685 кеше укырга керде, бөтенроссия күләмендә һәм халыкара олимпиадаларда 13 җиңүче, укырга керүчеләрнең өчтән бер өлеше − урта-махсус уку йортларында «кызыл диплом» алучы медалистлар һәм чыгарылыш укучылары, − дип сөйләде ректор. Югары уку йортына уртача керү баллы – 72, дәвалау факультетына – 93 балл. «Медицина биохимиясе» белгечлегенә конкурс буенча – 1 урынга 62 кеше. Барлыгы югары уку йортында дөньяның 53 иленнән 600гә якын чит ил кешесе укый һәм бу елны гына КДМУна дөньяның 15 иленнән 150 чит ил кешесе укырга керде. Үзенең чыгышын тәмамлаганда Алексей Станиславович әйтте: «Халат – ул символ, кешеләр сәламәтлеге өчен хәрби кием, һәм бүгеннән үк Сез сәламәтлек артыннан сәяхәткә барасыз! Безнең девиз: хәрәкәт, ышаныч, хезмәт».

30
август, 2014 ел
шимбә
Кунакларга инжиниринг үзәгендә «Чыгару ысуллары һәм инженерия» махсус лабораториясендә эшләнә торган ватанның яңа чыгару ысулларын күрсәттеләр. Монда медицина җиһазларын, электр җиһазларын, инженерия эшләнмәләрен, программа белән тәэмин итүне җитештерүче таркау төркемләр, шулай ук медицина өлкәсендәге фәнни группалар бердәм системага берләшкән.
Икенче лабораториядә − «Клиник очраклар һәм методикалар» − Мәскәү табибларына медицина симуляторларының төп юнәлешләре эшен күрсәттеләр: лапароскопия, ангиография, эндоурология, гинекология һ.б. Әлеге лабораториядә медицина югары уку йортларының кече инновацион предприятияләре бергәләшеп тикшерүләр һәм чыгару ысулларын тормышка ашыралар. «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда табиб-ватандашларга кабул итү-диагностик бүлеген күрсәттеләр һәм эше турында сөйләп бирделәр, операция блогын һәм анестезиология һәм реанимация бүлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук кунакларга хастаханәнең яңа хирургия корпусының 11нче этажында урнашкан вертолет мәйданын тәкъдим иттеләр.
Республика клиник хастаханәсендә  Россиянең әйдәүче белгечләре - Н.В.Склифисовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшерү институтының һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Урология ФТИның белгечләре катнашында мастер-класс үтте.
ТРның Актаныш районы Түке авылында составына фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган яңа хәзерге заман күп функцияле мәдәният үзәге ачылды.  Фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган. Түке ФАПы 260 кешелек торак пунктына хезмәт күрсәтә. Тантаналы ачыш Татарстан Республикасының Дәүләт советы Рәисе Мөхәмәтшин Ф.Х. һәм Актаныш муниципаль районының башлыгы Камаев Ф.М. катнашында үтте.
Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин нигез салган мәрхәмәтле гадәтне дәвам итеп, 29нчы августта баш табиб  Гайфуллин Р.Ф. башлыгы астында Республика клиник хастаханәсенең җитәкчелеге хастаханә территориясендә дистәдән артык чыршы утыртты. Яңгырлы һава торышы оештырылган эшкә комачау итмэде һәм яшелләндерү миссиясе үтәлде. Чарада катнашучылар күтәренке кәеф белән үзләренең эш урыннарына кайттылар һәм ел саен хастаханә аллеясен яңа агачлар белән тулыландырырга сүз куештылар. Явып узган җылы яңгыр үсентеләрнең ялганып китүенә уңай тәэсир итәчәк, ә кирәк чакта өстәмә су сибү оештырылачак.

29
август, 2014 ел
җомга
Моның турында Алексеевск ҮРХнә визит вакытында хирургия буенча генераль директорның урынбасары, А.Л.Мясников исемендәге ККИның йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Ренат Акчурин белдерде. Журналистларга интервью биргәндә ул ассызыклады: үзәк район хастаханәләренең бурычы беренче ярдәм күрсәтүдән һәм бик каты авыруларны югары квалификацияле медицина оешмаларына илтүдән гыйбарәт. Димәк, пациент тормышы район табибларының кулында.
Алексеевск ҮРХнә визит вакытында ТР сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин һәм академик Ренат Акчурин авыруларны кабул иттеләр һәм хастаханә коллективы белән очраштылар.
Министр үзенең чыгышында әлеге очрашуларның мөһим булуын ассызыклады: «Безнең өчен тәҗрибә белән уртаклашу – операцияләр, мастер-класслар, авыруларны консультацияләү, консилиумнар – гадәттән тыш мөһим. Табиб һөнәре – көн саен бар профессиональ эшчәнлек дәверендә  өйрәнү». Очрашу вакытында республикада медицина ярдәмен оештыру буенча аеруча мөһим сораулар турында фикер алыштылар.
Эш сәфәре белән «АМЯКХ» ТР ДАССОна М.Ф.Владимирский исемендәге Мәскәү өлкәсенең фәнни-тикшерү клиник институтының (ДО МӨФТКИ) табибларны камилләштерү факультетының неврология кафедрасы доценты, м.ф.к. Ринат Богданов килде.
Үзенең визиты вакытында кунак баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы белән авырулылар өчен неврология бүлегенең соңгы казанышлары белән танышырга килде. Кунакка әлеге бүлекнең эшчәнлеге турында «АМЯКХ» ТР ДАССОның кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе Шамил Мусин сөйләде. Мәскәү хезмәттәшен дәвалау системасын оештыру, методикаларның нәтиҗәләре, табибларның һәм шәфкать туташларының саны кызыксындырды. Республиканың алдынгы хастаханәсенең планлы дәвалауны алып бару гына түгел, шулай ук ашыгыч мөрәҗәгать иткән пациентларга вакытында ярдәм күрсәтүе аны шаккатырган. Ул перинаталь үзәк һәм РКХнең бүлекләре хезмәте нигезендә алып барылган республика клиник хастаханәләр арасындагы үзара бәйләнгән эшне бәяләде.

Татарстан Республикасына табиб-ватандашлар клубы катнашучыларының визиты чикләрендә Яр Чаллы шәһәренең «5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә» ДАССОна м.ф.к., Россиянең атказанган табибы, урология һәм литотрипсия бүлегенең мөдире, табиб-уролог Рафаэль Биктимиров килде. Визит дәвамында Рафаэль Биктимиров оешма эшчәнлеге белән танышты, каты авырулы пациентларны консультацияләү белән бүлектә обход, урология бүлегенең табиблар персоналы белән киңәшмә үткәрде, ТР ССМның Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Е.А.Боенко белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International