2013 елның 22–23 октябрьләрендә «Спасс ҮРХ» ДАССОның территориясендә кан хәзерләү мобиль комплексында бу ел эчендә өченче булып Донор көне узды. Акциянең катнашучылары – шәһәр һәм район халыклары. Алар донор булып, үз канының өлешен корбан итеп, ярдәм итте, хәтта мөгаен икенче кешенең тормышын саклап калганнардыр.
2013 елның 21 октябрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең 5-еллыгына багышланган пресс-брифинг булачак. Ул – дөнья фәненең уңышлары һәм иң яңа белемнәре белән эффектлы файдалану өчен медицина белгечләренә постдиплом хәзерләнү вакытында яңа стандартлар бирер өчен булган Россиядә беренче инновацион белем бирү проекты.
16 октябрьдә «Корстон» кичәләр залында СКОЛКОВО дигән Мәскәү Идарә итү мәктәбенең һәм аның лидер программасының – СКОЛКОВО Executive MBA – презентациясе узды.
16 октябрьдә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 18нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең чикләрендә Казан Ярминкәсе конгресс холында «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне оештыру. Мәсьәләләр. Чишү юллары» дигән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиянең докладчысы булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин чыгыш ясады.
2013 елның 17 октябрендә «Умыртка баганасының зәгыйфьле авыруларын оператив дәвалау: хәзерге заман технологияләре роле» дигән Казанда халыкара катнашуы белән Региональара фәнни-практик конференция узачак.
2013 елның 7–11 октябрьләрендә кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1391 кеше тәшкил итте.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.