ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2012 ел
якшәмбе
Бүгенге көндә офиста эшне компьютердан башка күз алдына китереп булмый. Еш очракларда монитор артында тәүлегенә сигез сәгатьтән артык утырырга туры килә, һәм бу бөтенләй алганда бар сәламәтлеккә негатив тәэсир итмичә калмый. 

7
март, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген республикабызның сәламәтлек саклау системасы оешмаларында 50 меңнән артык кеше эшли, аларның күпчелеге  — хатын-кызлар. Сәламәтлек саклау сферасында хезмәт итүче кешелекнең гүзәл
затлары вәкилләренә югары квалификацияле хезмәтләре, шәфкать, республикабызның һәр
гражданины саулыгына җаваплылык хисе белән караганнары өчен хөрмәт белдерергә рөхсәт итегез. 
Бу турыда бүген 2011 нче елда Татарстан Республикасы кан хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2012 нче елга куелган бурычлары турында булган республика
киңәшмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов әйтте. 

6
март, 2012 ел
сишәмбе

5 нче март көнне Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан профессорлары «түгәрәк өстәл» артында югары медицина технологияләр белем бирү үзәгендә пароксизмаль төнге гемоглобинурияне заманча диагностикалау, дәвалау һәм аның мөмкинлекләре сораулары турында фикер алыштылар.


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк. Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр  sms-хәбәр җибәрәләр.


4
март, 2012 ел
якшәмбе
Медицина киңәшмәсеэшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклауминистры Айрат Зәки улыФәррахов катнашты. ТүбəнКама сәләмәтлек саклау оешмалары медицина эшчеләре 2011 елдагы эшкә йомгаклау ясадылар һәм 2012 елга бурычлар куйдылар.

2
март, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы» дигән 15 нче Республика бәйгесенең «Хатын-кыз – лидер, иҗтимагый эшлекле» номинациясендә җиңүче, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының баш ангионеврологы Динә Хәсәновааг хөрмәтле бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы авылда яшәргә теләк белдергән медицина эшчеләренә түләү өчен федераль чаралары алды.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Медицина киңәшмәсе эшендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау дәвалау һәм профилактика ярдәме белән идарә итү башлыгы Ирина Малышева катнаштылар

29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Спирометрия – бу гади, тиз һәм куркынычсыз үпкәләр функциясен тикшерү ысулы. Ул мөһим диагностика коралы булып тора һәм бронхиаль астма, үпкә фиброзы, муковисцидоз, озакка сузылучан обструктив үпкә авыруы кебек авыруларны күрсәтергә һәм бәяләргә һәм шулай ук пациентлар саулыгы халәтен динамикада күзәтергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International