ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген, Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Татарстанның район хастаханәләренә 17 «Лада Ларгус» автомобиле бүләк ителде. Символик ачкычныТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Бүген, 17 июньдә, Казан дәүләт медицина академиясендә тантаналы рәвештә күп функцияле аккредитацияле симуляция үзәге ачылды.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Әлмәт район үзәк хастаханәнең 1нче сырхауханәсендә район сәламәтлек саклау үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән медицина хезмәткәрләре хөрмәтенә фотокүргәзмә оештырылды.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Түбән Кама үзәк хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсенең хезмәткәрләре үз территориясен тәртипкә китерделәр.

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Кукмараның район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Лениногорск Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Медикларны Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады.

Казан шәһәренең "Медицина университеты клиникасы" ДАССУ сырхауханәсе территориясендә борынгы һәм матур татар йоласы "яулык җыю" булды. Йола Сабан туе алдыннан татарларда үткәрелә. Гармунның дәртле тавышына өйдән яшьләр, олылар чыгып, артистлар белән бергә бии. Үзләре белән Сабан туена бүләкләр алып чыгалар.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына компьютер дизайны плакатлары республика смотр-конкурсының сайлап алу туры үтте.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Ел казанышы — 2021» Республика премиясенең "Ел интеллекты" номинациясендә Яшел Үзән медицина училищесы студенты Адилә Гыйльфанова җиңүче булды.

Сарман районының Сарайлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Иске бинаны "Сәламәтлек саклау"илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алыштыру мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International