Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эш визиты белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә килеп китте.
Кама балалар медицина үзәгенә Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, «Доктор Индустрия» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Гайнуллов килеп китте.
"Юность" лагеренда җәйге ял - вакытны күңелле үткәрү генә түгел, ә файдалы мәгълүмат белү мөмкинлеге дә. ПҮ белән БШХ Сәламәтлек үзәге педиатрлары бу эштә актив ярдәм итә.
10 июльдә Казанда 18 Шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан 18 хастаханәне Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов исеме белән атау турында карар кабул ителүен хәбәр итте.
Бүген, 10 июльдә, 83 нче яшендә Россиянең атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Гамир Исмәгыйлев вафат булды.
Хезмәт эшчәнлеген ул табиб-хирург булып башлый. 1968 елдан Түбән Кама район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булып эшли.
1984 елда аның инициативасы буенча «Түбән Кама Нефтехим» медсанчасте оештырыла, учреждение соңыннан ул җитәкләгән 3 нче шәһәр күппрофильле хастаханәсе дип үзгәртелә.
Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә федераль үзәкләрдән табиблар делегациясе килеп китте. Кунакларга үзәкнең мөмкинлекләре, шулай ук кечкенә пациентлар дәвалый торган шартлар күрсәтелде.
Балалар республика клиник хастаханәсенең яңа балалар онкоүзәгенә ММИФның медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе җитәкчеләре Людмила Доронина һәм Ольга Полякова килеп китте.
Казанда 8 һәм 9 июльдә "21 гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәненең инновацияләре" конференциясе уза.
Онкологлар съезды кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсенә Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематология, онкология һәм иммунология милли медицина тикшерү үзәгенең президенты Александр Румянцев килеп китте.