Татарстан мәктәпләрендә COVID-19 авыруы куркынычлары минимумга җиткерелгән. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Алексеевск районының белем бирү учреждениеләрен караганнан соң шундый нәтиҗәгә килделәр.
2020 елның 24 сентябрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенә дустанә визит белән «Владивосток клиник-диагностика үзәге» ДАССУның баш табибы А.А. Кабиева булды.
81 яшендә сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Габидин улы Хәлфиев вафат булды.
Үт юлыннан ташны һәм ялкынсынган үт куыгын Спас РҮХ хирурглары район хастаханәсе шартларында беренче тапкыр лапароскопик ысул белән – тишем ясап чыгардылар.
«Республика медицина профилактикасы үзәге»ндә методик семинар узды. Семинарда Йөрәк көненә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган темалар яктыртылды.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры Росздравнадзор стандартына туры килүгә аудитны уңышлы узды.
Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе медиклары «ISO 9001:2015 халыкара стандарты таләпләренә нигезләнгән медицина оешмасының сыйфат менеджменты системасын булдыру, сертификацияләү системасын кертү» буенча квалификацияне күтәрү курсларын үтте.
«Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәге базасында 6-14 сентябрьдә «медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldskillsRussia) VIII Милли чемпионатының финалы узды. Бәйсез экспертлар төркеме катнашучыларның чыгышларын дистанцион һәм онлайн технологияләр кулланып бәяләде.
26 сентябрьдә Бөтендөнья контрацепция көне уңаеннан Казанның үзәгендә, Бауман урамында, ВИЧка бушлай тест тапшыра алачак. Чара кысаларында шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары өчен контрацепция чаралары таратылачак, белгечләр консультация бирәчәк.
Түбән Кама РҮХнең консультатив-диагностика поликлиникасы онкологы Александр Андреев онкология кемдә ешрак очравын, ни өчен тыныч һәм бәхетле булу мөһимлеге турында сөйләде.