ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Казанда уникаль очрак: хатын-кыз лапароскопик сакровагинопексиядән соң балага узып,  сәламәт сабый тапкан.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстанда 1-10 сентябрьдә калкансыман биз авыруларын кисәтү буенча ункөнлек  уза. Бу авыруларның балаларда барлыкка килү сәбәпләре һәм кисәтү әһәмияте турында Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле белән Балалар шәһәр хастаханәсенең эндокринологы Альмира Әминова сөйләде.

Балалар Республика клиник хастаханәсенең кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлеге табиблары балага органнарның сирәк мутациясенә операция ясадылар.

Федерация Советында Татарстаннан сенатор Олег Морозов Түбән Кама медиклары белән очрашты. Очрашу барышында табиблар Олег Морозовка һәм шәһәр мэры Айдар Метшинга сорауларын бирде.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең күчмә сырхауханәсе Лаеш районында авыл халкын кабул итә башлады. Шушы көннәрдә Егорьево авыл җирлеге Каипы авылында яшәүчеләр белгечләрнең консультацияләрен алды.

Беренче сентябрьдә Балтач муниципаль районының Арбаш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Беренче сентябрьдә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова медицина көллияте студентларын яңа уку елы башлану белән котлады һәм йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән егет-кызларга мактау грамоталарын тапшырды.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның белгече Бареева Диләрә укучының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.

Белем көнендә "Яшел Үзән РҮХ" ДАССУсы Федераль дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә кунакта булды.

Артериаль гипертонияле һәм бу диагноз белән бәйле авыруларны дәвалау буенча яңа тәкъдимнәр чыкты. Алар Түбән Кама РҮХнең 1нче сырхауханәсендә узган семинарда җентекләп тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International