ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы кысаларында  «Тыныч йокы, нәниләр!» («Спокойной ночи, малыши!»)  геройлары белән бәйрәм үтте.

6 сентябрьдә Чистай РҮХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән коронавирус инфекциясе аркасында көчәйгән ике яклы пневмониядән терелгән 95 яшьлек хатын-кызны өенә чыгарганнар.

8 сентябрьдә Бөтендөнья физик тернәкләндерү белгече көне билгеләп үтелә. Түбән Кама РҮКПХнең 2нче сырхауханәсендә инсульттан, инфаркттан яки нинди дә булса травмалардан соң, шулай ук югары технологияле нейрохирургия, травматология һәм ортопедия операцияләрдән соң түбәнкамалыларга тернәкләнергә ярдәм итүче медицина реабилитациясе бүлеге эшли.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Чистай муниципаль районында эш визиты белән булды. Чистайда Татьяна Петровна бала тудыру йортында, балалар сырхауханәсендә һәм Чистай РҮХнең хатын-кызлар сырхауханәсендә булды.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары гөмбә җыйганда үгез сөзгән ир-атны коткарды.

Таныш булыгыз, «Фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнгән Ольга Ершина Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты булып эшли.

Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, шәһәр һәм районның дәвалау оешмаларының баш табиблары һәм аларның урынбасарлары, шулай ук медицина мәгълүмат-аналитик үзәгенең хезмәткәрләре прививка ясау кампаниясенә кушылды һәм гриппка каршы вакцинация ясады.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең №2 гинекология бүлегенең табиб-гинекологы Ольга Хрусталева COVID-госпитальдә эшләгәннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре Түбән Камада башланган прививка кампаниясенә кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International