ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең рентгенэндоваскуляр хирургы Марат Равил улы Шәрәфетдинов Мәскәү шәһәренең А. А. Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә мастер - класс үткәрде.

2020 елның 17 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Росздравнадзор һәм Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиллеге белән берлектә Бөтендөнья пациентларның иминлеге көненә багышланган чаралар үткәрү көтелә.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Хастаханәнең административ-көнкүреш корпусының 20 хезмәткәре иң беренчеләрдән булып гриппка каршы прививка ясатты, алар арасында баш табиб урынбасарлары һәм бүлекчә җитәкчеләре дә бар иде.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсе уенчыклар белән тутырылган биш «батырлык тартмасы» белән тулыланды.

Шушы көннәрдә Татарстан РКХдә Россиянең башка төбәктән килгән пациентны чыгарганнар. Пациент 2нче хирургия бүлегендә катлаулы операцияне кичергән.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Республика кан үзәгендә «Донор булып кал!» хәйрия акциясе үтте. Кунаклар арасында даими, шул исәптән мактаулы донорларны, шулай ук беренче тапкыр килгән донорларны очратырга мөмкин иде.

Түбән Кама дәвалау оешмаларында башка шәһәрләрдән, өлкәләрдән һәм хәтта чит илләрдән килгән белгечләр дә эшли. Мондый табиблар арасында яшь травматолог-ортопед Әнвәр Тохтаев та бар. Ул тумышы белән Төркмәнстаннан, Пензада медицина институтын тәмамлап, узган елның ноябреннән Түбән Кама РҮКХнең травматология бүлегендә эшли.

26 августта Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә физиотерапия белгечләре, табиблар һәм урта медицина персоналы өчен, стохастик кырда магнитотерапияне һәм «MANTIS MR 991» (Италия) аппараты ярдәмендә эндомассажны берләштергән физиотерапиянең инновацион технологияләрен куллану буенча укыту семинары булды.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Түбән Камада эш визиты белән булды. Илдар Фатыйхов Сухарево авылында ФАП төзелеше һәм Түбән Кама РҮКПХнең ике корпусында капиталь ремонтның барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International