Николай Иванович Чугунов 40 ел РКХ-2 баш табибы булып эшләгән.
Кадрлар бүлеге башлыгы Людмила Зотова өстенлекле бурыч дип Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә белгечләр җәлеп итүне саный.
31 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 8: 30дан 12:00гә кадәр "Донор булып кал" хәйрия акциясе узачак.
Бүген Питрәч районы үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды. Бу «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проекты ярдәмендә гамәлгә ашты.
Түбән Кама РҮХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева прививка ясау кампаниясе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм җәмәгать бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тапшырды.
Апрельдән башлап ял көннәрне, бәйрәмнәрне белмичә эшләүче коллегаларының фидакарь хезмәте, коронавирус, медицина нәрсәгә өйрәтүе турында ТКҮРКХнең терапия бүлеге мөдире Светлана Особливая сөйләде. Күптән түгел табиб «Фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнде.
Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Тантанада Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиблары - Тякиннар гаиләсе дә катнашты.
74 яшендә озак авырудан соң, Татарстанның Атказанган табибы, югары категорияле табиб Семенов Борис Васильевич вафат булган. Борис Васильевич 2014 елга кадәр Республика клиник хастаханәсенең эренле авырулар хирургиясе бүлеге белән җитәкчелек иткән.
Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы итеп балалар хирургы Марат Насыйбуллин билгеләнде.