ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авырган пациентлар өчен реабилитация курсын гамәлгә кертү башланды. Тернәкләндерү терапиясе өчен сынау мәйданчыклары булып Казан шәһәренең ике медицина учреждениесе: 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь алынды. Тернәкләндерү участок табиб-терапевты күзәтчелегендә контроль анализлар һәм ЭКГ нәтиҗәләренә карап үтә.

Җәйге эсселек-төрле хроник йогышлы булмаган авыруларның кискенләшүенә китерә торган кояш һәм җылылык сугуның сәбәбе. Эсседә бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр зыян күрә, аларда гипертоник кризлар, инфарктлар һәм инсультлар барлыкка килү куркынычы арта.

Сортлау госпиталенә беренче булып килгән медицина хезмәткәрләрен сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үттеләр. Бу хезмәткәрләр беренчеләрдән булып коронавирус инфекцияле пациентлар белән очраша, нәкъ менә сортлау бүлегенә 3 апрельдән башлап пневмониягә һәм COVID-19га шикләнгән пациентларны китерәләр.

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасының Чистай районында «Чистай РҮХ» ДАССУның сырхауханәсе базасында күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды. 2014 елда Казанда коммерцияле булмаган хәйрия хосписын ачып, Анжела Вавилова исемендәге Фонд, пациентларга ярдәм оештыру өчен, Татарстанның һәр муниципаль районында күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинетлары челтәрен булдыру инициативасы белән чыккан иде.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама дерматовенерология хезмәтенең оештыручысы Лия Габделхак кызы Курмаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мактаулы докторны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнар Батретдинов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Гөлназ Клименко килде. Сәламәтлек саклау ветераны, үз чиратында, котлау сүзләре һәм җылы сүзләр өчен рәхмәт әйтеп: "Онытмавыгыз өчен рәхмәт, Ходай һәрберегезгә сәламәтлек биреп, минем яшемә җитәргә язсын", - диде.


3
июль, 2020 ел
җомга

Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе 2019 елгы «Бөтенроссия Мактау китабы» федераль реестрында катнашучылар составына керде.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама Районы үзәк күппрофильле хастәханәнең травматология бүлегенең табиб-ортопеды Рөстәм Хәлиуллин госпитальнең кызыл зонасында ике атналык сменаны тәмамлады. Ир-атларның күпчелеге кебек үк, табиб аз сүзле булып чыкты, һәм безнең барлык сорауларга да кыска гына җаваплар бирде.

«Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы һәм Казанның чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар клубы уенчылары яңа уен сезонында интенсив режимда күнегүләргә керешергә әзер.

Бу атнада Төбәкара клиник-диагностика үзәге җитештерүчедән медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бер тапкыр кулланыла торган 10 мең битлек һәм 3 мең башлык алды.

3 ел элек "ТР ССМ РКОД" ДАССУның маммология һәм пластик хирургия бүлеге белгечләре микрохирургия техникасын кулланып сөт бизен реконструкцияләү буенча беренче операцияне ясадылар (DIEAP корама).⁣⁣⠀


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International