ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Депутат һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә булды. Бу госпиталь пневмония һәм коронавирус йогышы  булган пациентларны кабул итүче хастаханәләрең берсе. Депутат коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын тапшырды.

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле татарстанлылар!

Безнең республика тарихы татарстанлыларның күп буыннарның казанышларыннан һәм җиңүләреннән тора. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет имзалана. Бу безнең дәүләтчелекне торгызуда мөһим вакыйга булды,  алга таба Татарстан Республикасының үсешендә зур роль уйнады.

Эпидемиягә каршы режим хастаханәләр һәм сырхауханәләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте, ләкин тормыш туктамый, һәм дәвалау учреждениеләре, яңа мөмкинлекләрне ачып, аларга яраклаша.

Республика клиник онкология диспансерында йөз яшьлек пациентка - Татарстанда яшәүче, Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлын үткән Бөек Ватан сугышы ветеранына, операция ясалды.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе хирурглары бавыр капкасы яман шешеннән интегүче бабайга катлаулы операция үткәрделәр. Башлыча ТР Югары Ослан районының Рус Макылы авылында яшәүче 78 яшьлек ир-ат кинәт сары төскә кергән булган, аннан соң үзен начар хис итә, «ашыгыч ярдәм» дә аны РКХнә китерәләр.


23
май, 2020 ел
шимбә

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.


15
май, 2020 ел
җомга

15 нче май Халыкара гаилә көне итеп билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу көнне Зефировлар – Андрей Львович һәм Әлфия Морзаһит кызы гаиләсендә булды. Аларның медицина нәселененең табиблык стажы 650 дән артык ел.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 12 маенда КДМУның факультет педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хезмәт ветераны Зиатдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булды.


9
май, 2020 ел
шимбә

Яңа коронавирус йогышы COVID-19 таралу куркынычларын кисәтү һәм киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кертүнең Вакытлы тәртибе расланды.

Документ ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе катнашында һәм РФ Баш дәүләт санитар табибының 15.05.2013 № 26 «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын урнаштыруга, карап тотуга һәм аларның эш режимын оештыруга санитария-эпидемиология таләпләре» СанПиН 2.4.1.3049-13 раслау турында» Карарын үтәү йөзеннән ведомствоара киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

1. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы балалар сырхауханәләренең/сырхауханә бүлекләренең табиб-участок педиатрлары баланың әти-әниләренең телефон элемтәсе аша алынган мөрәҗәгате нигезендә йогышлы авырулар белән бәйләнешләрнең булмавы турында белешмә бирәләр. Әгәр ата-аналарның участок табибының контактлары юк икән, алар call-үзәккә яки сырхауханәнең регистратурасына шалтырата алалар.

2. Белешмә алу өчен балалар сырхауханәсенә бару рөхсәт ителми.

3. Белешмәне дистанцион рәвештә электрон почта аша яки мобиль элемтә мессенджерлары аша бирелә. Фотография белешмә яки аның сканерланган күчермәсен тапшыру мөмкин.

4. Кирәк булганда тәрбияләнүченең ата-аналары дистанцион режимда бирелгән белешмәнең гамәлдә булу вакыты турында белә алалар.

Моннан тыш, балалар бакчаларында иртәнге фильтр көчәйтеләчәк. Балалар бакчаларына насморк белән һәм ОРВИның башка билгеләре булган балаларны кабул итмәячәкләр.

Яңа коронавирус йогышы COVID-19 таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, тарату һәм бетерү мәсьәләләре буенча берничә норматив-хокукый акт кабул ителде:

  1. «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»2020 елның  1 апреленнән 98-ФЗ номерлы федераль закон. Әлеге федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рөхсәт алынырга тиешле профессиональ эшчәнлек мондый рөхсәт алмыйча гына башкарылырга мөмкин булган очракларны һәм шартларны күздә тоткан карарлар кабул итәргә хокуклы.
  2. Россия Федерациясенең «2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында» 2020 елның 3 апреленнән 440 номерлы карары. Аның нигезендә рөхсәт бирү эшчәнлеге формалары исемлеге расланган.
«Физик затларны белгеч сертификатыннан башка яисә белгеч аккредитацияләү турында таныклыксыз һәм (яисә) белгеч сертификаты яисә белгеч аккредитацияләү турында таныклык каралмаган белгечлек буенча аккредитацияләү турында таныклыксыз  медицина эшчәнлеген һәм (яки) фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт алу үзенчәлекләре турында " 2020 елның 14 апреленнән 327н номерлы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы. Әлеге боерык нигезендә белгечне һәм/яки белгеч сертификатларын аккредитацияләү турында таныклыклар алу өчен мораторий кертелә, шулай ук физик затларның медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт күрсәтелгән документлардан башка мөмкин булган очраклар һәм шартлар билгеләнә. Боерыкка кушымта буларак, гадәттән тыш хәл очрагында һәм/яки тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу куркынычы туганда кулланыла торган белгеч сертификатыннан башка яисә белгечне аккредитацияләү турында таныклыксыз физик затларны медицина эшчәнлеген яисә фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт алу очраклары һәм шартлары билгеләнгән.
 
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Медицина хезмәткәрләренең һәм фармацевтика хезмәткәрләрнең квалификация категориясен алу өчен аттестация узу үзенчәлекләре» 2020 елның 30 апреленнән 394н номерлы боерыгы, аның нигезендә медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтика хезмәткәрләренең квалификация категориясен алу өчен аттестацияләрен 2021 елның 1 гыйнварына кадәр уздыру туктатыла, шулай ук медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә бирелгән квалификация категорияләренең гамәлдә булу вакыты 12 айга озайтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International