ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 3 мартына Diamond Princess лайнерыннан 8 эвакуацияләнгән россияленең температуралары күтәрелү һәм салкын тию симптомнары күзәтелми. Табиблар аларның торышын канәгатьләнерлек дип бәялиләр. Лаборатор контроль көн саен үткәрелә.

Медицина персоналы да күзәтү астында. Кирәкле шәхси саклану чаралары бар.

2020 елның 28 февралендә "Республика туберкулезга каршы клиник хастаханәсе" ДАССУнең медицина советы утырышы булды, анда учреждениенең 2019 ел эчендәге эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәдә ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең башлыгы Е.Ф. Әхмәтҗанова, ТР буенча Роспотребнадзор территориясен санитар саклау бүлеге башлыгы Л.О. Борисова, ТР ССМ баш пульмонологы А.А. Визель, ТР ССМ Республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгенең баш табибы урынбасары Ф.И Нәгыймова,  РФ ФҖҮХ МСЧ-16 ФКССУ башлыгы П.Л. Анисимов һәм башка чакырылганнар катнаштылар.

"Дару чаралары әйләнеше турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге № 425-ФЗ Федераль законга туры китереп, барлык дару препаратларын маркировкалау 2020 елның 1 июленнән башлап мәҗбүри булачак, ә дару препаратларын маркировкасыз эш итү тыелачак.

 


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама медицина көллиятендә Күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен медицина массажы белгечлеге буенча «Үз һөнәремне чакырам!» дигән ачык ишекләр көне узды.

 

«Югары квалификацияле, игътибарлы һәм сизгер белгеч, талантлы табиб, искиткеч оештыручы һәм сабыр укытучы» - клиник лаборатория диагностикасы табибы, ТР цитология хезмәтенә нигез салучыларның берсе булган Гүзәл Нуриевна Хәйретдинованы Республика онкодиспансерында хезмәттәшләре нәкъ шулай сурәтлиләр. 28 февральдә аңа 80 яшь тулды.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 2 мартына Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пассажирларның хәле тотрыклы кала. Көн саен үткәрелә торган лаборатория тикшеренүләре үзгәрешләрне ачыкламады. Пациентлар үзләрен яхшы хис итәләр, температура күтәрелү һәм йогышлы авыруның башка күренешләре теркәлмәгән. 

Пациентлар белән булган медицина персоналы да үзен яхшы хис итә. 

 

Зифа Мостафовна Балакина, Вера Ильинична Ландышева һәм Лилия Ивановна Чувашева өчен язмышка әверелгән вазифалары – табиб һөнәре генә түгел ул.

Татарстанның волонтер-медиклары Казан шәһәре мәктәпләрендә беренче ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия дәресләрен уздырдылар. Дәресләр ике форматта узды: башта балаларга беренче ярдәмнең теоретик нигезләре турында сөйләделәр, аннары берничә кызыклы биремне үтәү белән белемнәрен практикада ныгыттылар.

Чирмешән ҮРХдә 2019 ел эчендә эш йомгаклары буенча медицина советы узды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8218 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1132 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International