КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән территориядә 27 авыру бала яши. Моннан тыш, балалар хастаханәсендә паллиатив ярдәм алучы балалар да бар.
ТКҮРКПХ кардиологлары, терапевтлары, неврологлары, кан тамырлары хирурглары һәм башка табиблары медицина фәннәре докторы, профессор, Санкт-Петербургтан Йөрәк-кан тамырлары авыруларының ФТИ директоры Елена Ивановна Баранованың лекциясен тыңладылар. Очрашу видеоконференция форматында узды.
Республика кан үзәгендә 2019 ел эчендә Татарстан Республикасы Кан хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.
Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә йомгаклау медицина советы узды.
«Теләче ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе булды.
Норлатта Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы урынбасары И.Р. Әхмәтҗанов катнашында йомгаклау медицина советы булды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев эш визиты белән Чирмешән районына бардылар. Республика ведомстволары җитәкчеләре белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин очрашты.
Йомгаклау медицина советы Актаныш ҮРХдә узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе урынбасары Айгөл Борһанова, РКХ баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов, хастаханә хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.
РФ һәм ТР атказанган табибы, РМТФА академигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ростислав Иванович Туишев бүгенге әңгәмәбезнең герое булды.
Яр Чаллы шәһәренең «6 нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә 2019 ел эчендә эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.