Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенә клиниканың җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев җитәкчелегендә Республика клиник хастаханәсеннән зур делегация килеп китте.
Татарстан Республикасының «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Ивановода Халыкара волонтер-табиблар форумында чыгыш ясады. Анда 45 илдән 450 волонтер катнашты.
Гадәттәге буенча, гриппка каршы прививканы бөтен коллектив белән Түбән Кама телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре ясадылар.
Казанда өченче тапкыр эндокринологлар һәм онкологлар катнашуларында эндокрин хирургия буенча «Калининский укулар» дигән XXIX Россия симпозиумы узды.
«Сәламәтлек саклау» Милли проекты чикләрендә ел башыннан бирле РКХдә 22 табиб һәм 17 урта медицина хезмәткәре кабул ителде.
«ТР ССМ РКОХ» ДАССУнең табибы-офтальмологы Э. Минхуҗина Сан-Франциско шәһәре (АКШ) Америка офтальмология академиясенең конгрессында катнашты.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары ТР буенча РФ ГТХМ Уку үзәге тыңлаучылары өчен онкологик авыруларны профилактикалау турында видеолекторий уздырдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен онкология авыруларының өчтән беренең үсешен медицина карап тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны узганда яман шешнең иртә формаларын вакытында ачыклау ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Нәкъ менә иртә диагностика – яман шеш белән уңышлы көрәшнең ачкычы. Барысы да халыкның үз сәламәтлегенә игътибарыннан бәйле.
«РМПҮ» ДАССОның гигиеник тәрбия бүлеге җитәкчелеге астында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел Буе районнары мәктәпләренең директор урынбасарлары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында семинар-киңәшмә оештырылды һәм уздырылды.
Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә 29 октябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен «Инсульт турында нәрсә белергә кирәк» темасына «Сәламәтлек десанты» узды. Оештыручылар: ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина профилактикасы үзәге, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, Халыкны гигиеник укыту үзәге, медицина көллияте, СПИД-үзәге.
29 октябрьдә Республика кан үзәгендә «Like a Donor» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә КФУ студентлары белән донор акциясе узды. Акция вакытында донорлар кан биреп кенә калмыйча, донорлар хәрәкәте тарихы буенча викториналарда катнаша һәм проект символикасы төшерелгән сувенирлар ота алдылар.