ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары ТР буенча РФ Җәза үтәү федераль хезмәте баш идарәсенең (ҖҮФХБИ) уку үзәге тыңлаучылары өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча лекторий уздырдылар.

2020 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшендә өстенлекле юнәлешләр турында ДТРК–Татарстан телеканалы эфирында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

Ел саен «Игелекле кешеләр шәһәре» Хәйрия фонды БРКХнең онкогематология бүлегендә авыручы балалар белән янәшә булган ата-аналарга ярдәм итү өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция уздыра.

Гриппка каршы югары нәтиҗәле вакцинаны яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясатырга мөмкин. Шулай ук шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә ТКҮРКПХнең күчмә мобиль бригадаларының белгечләре эшли.

БРКХ беренче хирургия бүлегенең мөдире Ринат Яфясов һәм балалар хирургы Сергей Шалимов «Эндокринологиянең ММТҮ» ФДБУдә «Эндокрин хирургиянең хәзерге заман аспектлары» темасы буенча икеатналык стажировка үттеләр.

15-16 ноябрьдә Казанда клиник иммунология һәм аллергология буенча регионара форум узачак. Конференцияне оештыручылар – Россия Аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе, Россия ФМБАның иммунология институты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ. Форум кысаларында клиник иммунологиянең һәм аллергологиянең дисциплинарара проблемалары турында фикер алышачаклар.  

Түбән Камада яңадан «Сәламәтлек трамвае» линиягә чыкты. Вагон Медицина профилактикасы үзәге һәм ТКҮРКПХ инициативалары буенча барлыкка килде һәм шунда ук Түбән Камада торучыларда кызыксыну уятты. Бүген Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга кәнфитләр өләштеләр, шулай ук социаль сораштыру үткәрделәр.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14-15 ноябрендә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе узачак.

2019 елның 14 ноябрендә Россиянең динамик үсештәге регионнарының берсе булган нефть башкаласы – Әлмәт илебезнең паллиатив медицина профессионалларын җыя. 

Хәзерге вакытта Чистай районында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең сырхауханәләрендә өлкән халыкны гриппка каршы иммунизацияләү дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International