ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Концерт Бөтендөнья онкология авырулы бала көнендә – 15 февральдә узачак. Бу инде ТР Дәүләт симфоник оркестрының һәм маэстро Александр Сладковскийның дүртенче концерты. Бөтен җыелган акчалар Татарстан Республикасында Беренче балалар хосписын төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчереләчәк.

Төрле елларда анда актриса Чулпан Хамматова, телетапшыруларны алып баручылар Лилия Гильдеева,  Дмитрий Нестеров, Ольга Лаврова, Роман Ерыгин катнаштылар. Бу концертлар аркасында 10 млн сумга якын акча җыелды.

Җәй көнне төзелә башлаган хоспис бинасында бүген вент-фасад эшләре бара. Иң якын көннәрдә эчке эшкәртү башланачак. 1 июньдә беренче чиратны (18 яшькә кадәрге балалар өчен 12 урынлы 10 палатаны)  тапшырырга планлаштырыла. Хоспис  төзүнең гомуми бәясе 154,2 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 99 млн сум акча җыелган. Беренче һәм икенче чиратларны җибәрергә тагын 70 млн кирәк (икенче чират тагын өлкән кешеләр өчен булган 19 урынлы 10 палатаны тәшкил итәчәк).

Рөстәм Миңнеханов Аксубай РҮХнең бала табу бүлегенә килеп китте. Аксубай район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонт ясалган акушер бүлеге 317 кв.м. бинада урнашкан һәм 19 койкага исәпләнгән. Капиталь ремонтның бәясе 4,5 млн сум тәшкил итте, шулай ук җиһазлар һәм мебель 2,5 млн сумга сатып алынган, шул санда үпкәләрне вентиляцияләү аппараты, яңа туган балалар өчен кювезлар, җылыту белән кечкенә карават, фето-монитор һәм Республика клиник хастаханәсе белән элемтәгә керү өчен монитор, шул монитор ярдәмендә РКХ белгечләре көчле авырый торган яңа туган балаларны күзәтү алып барачаклар.

Республика Президенты бүлекнең палаталарын карап чыкты һәм бала табучы хатыннар өчен капремонттан соң оештырылган уңайлы шартларны югары бәяләде.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 3–7 февралендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1197 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 213 кеше, кабаттан баручылар – 984 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1217 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1217 литр.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
1еннән башлап 8нче февральгә кадәр «Ак халатлы фәрештәләр» Медицина фестивале чикләрендә Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан Республикасының медицина оешмаларында ачык ишекләр көннәре үтте һәм КДМУ факультетларын күрсәтү булды.

7
февраль, 2014 ел
җомга
ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин дәүләт хезмәткәрләре белән беррәттән бүләкләрне сәламәтлек саклау дәүләт оешмаларының җитәкчеләре дә, медицина колледжларының һәм училищеларының директорлары да тапшырырга тиеш булачак дигән боерыкка кул куйды. Бу канцелярия кирәк-яракларына, чәчәкләргә һәм бүләкләргә кагылмый. Бүләкләрне кабул итү, исәпләү һәм саклау өчен җаваплы шәхесләр билгеләнә, билге ясый торган комиссия оештырыла. Оешмаларның җитәкчеләренә оешмаларда бүләкләр кабул итү турында шундый ук положенияләр расларга тәкъдим ителде. Боерыкның тексты белән «Норматив документлар» бүлегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында танышырга була.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Малышева И.Ю., Кравченко И.Э., Долгова Р.М. «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәге) бардылар һәм бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар. Визит барышында алар узган елның нәтиҗәләренә һәм 2014 елның мәсьәләләренә багышланган медицина киңәшмәсенең эшендә катнаштылар.

СПИД үзәгенең эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча төп доклад белән баш табиб Галиуллин Нияз Ильяс улы чыгыш ясады. Ул «Сәламәтлек» милли проекты үтәлешенең, ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең, профилактикалау эшенең һәм 2013 елда булган эшчәнлекнең башка юнәлешләренең ирешкән күрсәткәчләрен билгеләде. 2014 елга республиканың СПИД хезмәтенең приоритетлы мәсьәләләре билгеләнде.

2014 ЕЛНЫҢ 13 ФЕВРАЛЕНДӘ «СӘДАКА» Хәйрияле фонды башлап йөрүе буенча «ДОНОР. КАН. ЯШӘҮ» Икенче Бөтенроссия донор акциясе булачак. Бу көндә фондның активистлары һәм волонтерлары Россия һәм Украинаның 20 шәһәрендә бушлай кан донорлары булачаклар. Алар арасында - Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Рязань, Волгоград, Ставрополь, Казан, Уфа, Ульяновск, Екатеринбург, Сургут һәм башкалар. Акциядә 18 яше тулган һәм кан тапшыруга капма-каршылыклары булмаган РФнең теләгән һәр гражданины катнаша ала. Һәр акциядә катнашучыга исемле донор таныклыклары, шулай ук онытылмаслык значоклар һәм бүләкләр биреләчәк. Кан компонентларына мохтаҗ булган миллионлаган кешеләр үз гомерләре белән үз каннарын ирекле тапшыручы кешеләргә бурычлы.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстанда үз-үзен үтерүдән үлүчеләр саны 2,2 процентка кимеде. Ул 100 мең кешегә 17,7 очракны тәшкил итте (кискен дәрәҗә – 20). Балигъ булмаган кешеләр арасында бу күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган – 100 мең шундый халыкка 1,4 очрак. Моның турында бүген медкиңәшмәдә 2013 елдагы ТР психиатрия хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медкиңәшмәдә академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы Фәрит Җиһаншин хәбәр итте. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Халиков катнашты.

Иң уңышлы булып Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама һәм Питрәч районнары тора. Суицидларның югары дәрәҗәсе белән начар хәл Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында билгеләнә.

2014 елның 28 февраленнән башлап 1 мартка кадәр Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча III Россия-Европа белем бирү симпозиумы – Татарстан Республикасында традицион булып уза торган һәм 200 артык торакаль хирургия белгечләрен җыя торган чара – узачак. Беренче мәртәбә бу елда Россиянең генә түгел, Европаның да медицина оешмаларыннан табиблар укырга киләчәкләр.

Симпозиумның программасына торакаль хирургия фәненең һәм практикасының, яңа хирургия технологияләренең, эндоскопиянең иң көнүзәк мәсьәләләре керәчәк.  Бу елда утырышларның төп формасы булып түгәрәк өстәлләр һәм җанлы бәхәсләр булачаклар. Симпозиум барышында операция бүлмәләреннән туры трансляцияләр, эксперименталь операцияләр бүлмәләренән мастер-класслар һәм клиник очраклар турында фикер алышулар оештырылачаклар.

Чарага экспертлар булып Бөек Британиядән, Италиядән, Франциядән, Испаниядән, Словакиядән һәм Төркиядән – Европа торакаль хирургия җәмгыятенең әгъзалары, торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International