ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Чистайда кардиологлар һәм терапевтлар өчен республика мәктәбе узды. Аның эшендә амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасарлары, табиб-кардиологлар, гомуми практика табиблары (гаилә медицинасы), участок табиб-терапевтлары, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай табиб-неврологлары катнашты.

Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре шәһәр һәм район халкына теге яки бу авырудан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләүләрен дәвам итә. Табиблар Диләрә Нуриәхмәтова һәм Юлия Чуданова Шеңгәлче мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре өчен дәрес үткәрде.

Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансерының 45 еллыгына багышланган, «Психиатриянең һәм наркологиянең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференция үтте.

Мамадыш РҮХдә Артериаль гипертонияле пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбендә дәрес узды. Дәресне сырхауханәнең иң тәҗрибәле белгечләренең берсе-табиб терапевт Каюм Әхмәтов үткәрде.

Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 31 мартындагы 547 номерлы карары нигезендә сентябрьдән илдә фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү кагыйдәләре үзгәрәчәк.

Казан шәһәре проф.И. Г Салихов ис. ревматология үзәге җитәкчесе, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-ревматологы Равия Гаязовна Мухина дачникларга бакча участогында эшләгән вакытта буыннарны саклау кагыйдәләрен искә төшерә.

22 апрельдә ел саен үткәрелә торган «Салихов укулары» республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. РФА академигы Е.Л. Насонов белән берлектә 2006 елда беренче тапкыр И.Г. Салихов оештырган традицион Идел буе ревматологлар конференциясе 2012 елда «Салих укулары» исемен ала.

Казанда профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 100-еллыгына багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр - 2022» Республика фәнни-гамәли конференция узды.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында быел 58 Сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт планлаштырылган.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары Чаллы коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International