ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген БРКХдә «Казан педитрия мәктәбе» дигән Республика белем бирү конференциясе узды. Конференция темасы – балаларда иммунопрофилактика һәм вирус һәм бактериаль йогышларын  иммунотерапия мәсьәләләре турында фикер алышу. Фәнни җитәкчеләр м. ф.д., КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры Булатов В. П һәм м.ф. д., КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире Садыйкова Д. И. җитәкчелегендә конференциядә катнашучылар профилактикалауның инновацион һәм нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар һәм аларны кабул иттеләр. «Балаларда иммунопрофилактика һәм вирус һәм бактериаль йогышларын  иммунотерапия мәсьәләләре турында фикер алышу Конференция эшендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерү эшендә мөһим адым булачак», –  дип  үзенең сәламләү сүзендә оештыру-методик эш буенча баш табибның урынбасары Альмира Мостафаева билгеләп үтте.

Халыкара шикәр диабеты белән көрәшү көне кысаларында Апас ҮРХдә «Кандагы шикәр дәрәҗәсен бел» дигән Ачык ишекләр көне узды. Бцтен теләүчеләргә кандагы глюкоза дәрәҗәсен тъщъсез үлчәргә мөмкинлек бирелде. Всего обследовано 32 человека. Барлыгы 32 кеше тикшерелде. Аларның икесендә кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе ачыкланды. Аларга туклану, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча кирәкле киңәшләр бирелде. Апас районында шикәр диабеты белән авыручы 556 кеше диспансер исәбендә тора.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тәмәке тарту – миллион россиялеләрнең көндәлек тормышына кергән иң начар гадәтләрнең берсе. Шуңа бәйле рәвештә, ел саен тәмәкене һәркем сатып ала алу һәм куллану буенча чик чаралар кертелә һәм даими рәвештә кешеләргә тәмәке бәйлелегеннән котылырга ярдәм итәргә тиешле төрле акцияләр оештырыла.

2018 елның 14 ноябрендә ИБФОда РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров №204 «2024 елга кадәр периодка  Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»  Россия Президенты Указының мөһим юнәлешләрен гамәлгә ашыруга регионның хәзерлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

16 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге КПФҮнә килүчеләр өчен акция уздырдылар – теләгән һәр кеше канда шикәр дәрәҗәсенә экспресс-анализ ясатты, кан басымын, буен һәм авырлыгын үлчәде. Тиз арада карап тикшерүне 90 кеше узды, аларның 8ендә шикәр дәрәҗәсе югары булды, өстәвенә, икесендә анализ 11 ммоль/лдан артык булуын күрсәтте.

Бүген Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узды. Семинар эшендә Россиянең әйдәүче акушер-гинекологлары һәм репродуктологлары катнашалар.

Бүген Казанда дерматовенерология һәм косметология өлкәсендә конференция ачылды. Фәнни-гамәли чара 2 көн дәвам итәчәк: 15 һәм 16 ноябрьдә.

Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге «Сәламәтлек десанты» кысаларында күчмә очрашуларны дәвам итә. Өч көн дәвамында нефть институты студентлары һәм укытучылары, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүчеләр өчен кире элемтә белән танып белү әңгәмәләре оештырылды.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ИБФОда РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров кичә Казанда ачылган «Ана һәм бала» клиникасына килеп киттеләр.

Бүген «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» ДАССУдә Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне кысаларында «Диабет көне» узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең, «Казан эндокринология диспансеры» ДАССУнең, фармацевтика компанияләренең һәм башка оешмаларның булышлыгы белән «Татарстан Республикасының Диабетик Ассоциациясе» Иҗтимагый учреждениесе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International