Бүген, Бөтендөнья кан доноры көнендә, 1 Май мәйданында «Казан йөрәге» дигән донор акциясендә катнашырга мөмкин. Мобиль комплексларда кан тапшырырга мөмкин булачак. Барлык донорларны да чараны оештыручылардан күңелле сувенирлар көтә.
62 яшьлек ир-атның уң бөеренең яман шеше һәм сул бот сөяге башының метастазалы зарарлануы очраклы рәвештә генә ачыклана. Мәкерле авыруны бот сөяге сынган "ярдәмендә" генә ачыклана.
Төзелеш барышы белән Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов танышты.
2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак.
Һөнәри бәйрәм - медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.
11 июньдә Югары Ослан районы Савино авылында «Зөя калкулыклары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән Медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ак чәчәкләр» гольфы буенча беренче халыкара хәйрия турниры узачак.
ФАПларда, амбулаторияләрдә, даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында урнашкан гомуми табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар бирә алалар. Элек моны фармацевтлар гына эшли ала иде.
Тиздән Октябрь авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа заманча фельдшер-акушерлык пунктында медицина ярдәме ала алачак. Югары Ослан район үзәк хастаханәнең яңа ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Эшкә яраклы кешеләрнең 80% ы D витамины дефициты бар. «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләренең сәламәтлек торышын тикшергәннән соң табиблар шундый нәтиҗәләргә килде.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табиб-гинеколог Илина Шаһимәрдәнованы «Земский доктор» программасында катнашырга чакырды. Һәм менә ул өч ай Осиново амбулаториясендә эшли.