Барлык медицина оешмалары сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы - ЕГИСЗ системасында теркәлергә, медицина оешмасының үзе һәм аның хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең операция блогында эндоскопия операцияләрнең барлык төрләрен үткәрү өчен яңа җиһазлар урнаштырылды. Ике эндоскопия стойкалары хәзер ТКҮРКПХ хирурглары өчен алыштыргысыз ярдәмчеләр. Немец җиһазлары барлык заманча таләпләргә җавап бирә.
Быел Актаныш авылы сырхауханәсенә «Земский доктор» илкүләм программасы буенча өч табиб - Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган травматолог-ортопед, Уфадан табиб-дерматолог һәм Казанда югары белем алганнан соң туган якларына кайткан балалар стоматологы эшкә урнашты.
Перинаталь үзәк белән Түбән Кама балалар хастаханәсенең 1нче хирургия бүлегендә ремонт эшләре тәмамланды. Реконструкцияләү барышында палаталар һәм бүлек кабинетлары пациентлар өчен максималь уңайлы җиһазландырылган.
Сарман РҮХ акушерлык бүлегенә «Яңа тормыш» проекты кысаларында волонтерлар күчмә УЗИ аппараты бүләк итте.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары Әлмәттәге коллегаларының эшен бәяләде.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Сергей Олегович Крылов COVID-19дан кабат вакцинацияләнде.
Актаныш авылында поликлиника бинасының икенче катын капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнүгә таба бара. Объектның ачылуга әзерлеген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Актаныш РҮХ баш табибы Айдар Хаев бәяләде.
Нәтиҗәле җитәкче булу турында Казанда Сеченов университеты профессорлары квалификация күтәрү курсларында өйрәтә.
Кама балалар медицина үзәгенә Долгопрудный Үзәк шәһәр хастаханәсенең вәкилләре дустанә эш визиты белән килде.