Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген метанол белән агуланган пациентларның хәлен белеште. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән сөйләште.
Түбән Камада үзәк район күппрофильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең алты катлы корпусы төзелә.
БРКХдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бәйрәмгә «Татарстан Республикасы инвалидларының диабетик җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Илшат Гарипов та килде.
Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Лицензия кайбер очракларда яңадан рәсмиләштерелергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәү делегациясе катнашында балалар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстанга илнең әйдәүче анестезиологлары-реаниматологлары, неонатологлары, балалар неврологлары һәм педиатрлары килде. Киңәшмәне сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үткәрде.
2021 елның 16 ноябрендә Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә метанол белән агуланган 13 кешене китерделәр. Бүгенге көндә пациентларың күбесе тотрыклы хәлдә. Кызганыч,бер пациентны коткарып калып булмады.
Татарстанның Биектау районының Крутояры авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән медицина кичектерүе булган яисә ясарга ярамаганлыгы турында белешмәне (медотвод) кешеләр яшәү урыны буенча поликлиникада ала алалар. Әлеге документта QR-код урын алачак, ул белешмәнең чынлыгын, шулай ук медотводның сәбәбен (МКБ-10 буенча диагноз) һәм белешмәнең гамәлдә булу вакытын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тәүлек буе «Түбән Кама Нефтехим»дан сыек кислород төяп җибәрү бара. Предприятие узган елның ноябреннән тотрыклы рәвештә тәэмин итүне оештырды. Коллектив тәүлегенә 30 тонна күләмендә кислород җитештерә.
Минзәлә үзәк район хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң балалар бүлеген ачуга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта бинага җиһазлар кайтарыла. «Татинвестгражданпроект» дизайнерлары фикеренчә, балалар поликлиникасы холлының интерьеры нәни пациентлар сөенсен, үзләрен монда уңайлы хис итсен өчен, күңелле итәргә - стеналарны рәсемнәр белән бизәргә булдылар.