ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

Ф.Табеев Яр буенда, җиңел атлетика эстафетасын ачу хөрмәтенә, Республика СПИД үзәге филиалы хезмәткәрләре 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест үткәрүгә акция уздырды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко волонтер-медиклар белән бергә Арча зиратында Медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Сергей Алексеев каберен җыештыруда катнашты.

Түбән Кама РҮХнең баш табибы Марс Мостафин хастаханәнең структурасы, эш күләмнәре турында җентекләп сөйләде һәм Түбән Кама хастаханәсе - медицинада уникаль эш тәҗрибәсен алу һәм үз эшенең профессионалы булу өчен менә дигән мәйданчык, дип ассызыклады.

Стационарлар һәм бала тудыру йортлары атнаның һәр көнендә тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Учреждениеләргә, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча пациентларны госпитализацияләүне гамәлгә ашыру йөкләнде.

Поликлиникалар 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр бәйрәм графигы буенча 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр – шимбә графигы буенча 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Чистай РҮХнең бала тудыру йортында өзлексез медицина белеме бирү кысаларында «акушерлыкта һәм гинекологиядә клиник беркетмәләр» темасына лекцияләр циклы узды.

Вильсон Госманович Шәрифуллин медицинада 53 ел. 32 ел ул ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә табиб вазыйфасында эшли.

Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" патриотик акциясендә катнашты.

Табиблар бригадасы (уролог, ЛОР, гинеколог, эндокринолог, ортопед, табиб-УЗИ, педиатр һәм офтальмолог) Лаеш балалар йортында 30дан артык баланы карады һәм консультация бирде. Риск факторлары ачыкланган балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә тикшерүгә җибәрелде.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Мирный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Королев ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан, медицина учреждениесеннән читтә беренче прививка пункты барлыкка килде, анда коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә мөмкин. Прививкалар ясау пункты көн саен 12.00 дән 18.00 гә кадәр эшли.

Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен алып баруга үрнәк булып тора. Спорт белән даими шөгыльләнү, актив яшәү рәвеше аларның тормышларының аерылгысыз өлеше булып тора. Болар барысы да хезмәткәрләрнең «Сәламәтлек 2021» спартакиадасында уңышлы катнашуларын раслый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International